Логотип Магариф уку
Цитата:

Чәчмә әсәр өчен икенче урынга ия булды

«Таян Аллаһка» бәйгесендә чәчмә әсәр номинациясендә 2 нче урынга Гыйльметдинова Фатыйма Гомәр кызы лаек дип табылды.

Автор Башкортстанның Илеш районы Кужбахты авылында туып үскән. Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаган. Мәктәптә, башлангыч класслар укытып, лаеклы ялга чыккан югары категорияле укытучы.

 

Шигырь, хикәяләре татар телендә чыккан гәзит-журналларда, күмәк җыентыкларда басылып тора. Башкортстан «Китап» нәшриятында балалар өчен ике китабы дөнья күргән. Хикәяләре рус һәм башкорт телләренә тәрҗемә ителеп, «Башкортстан балалар әдәбияты антологиясе»нә кертелгән.

 

Яр Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсендә гыйлем алган. Әлеге вакытта Борай районы Искебикмәт авылында яши. Авыл мәчетендә балалар һәм хатын-кызлар өчен дини дәресләр бирә.

Автор фотосы.

 

Беренче хаҗ

(хикәя)

– Минем туган көнне үткәрәм дип мәшәкатьләнмәгез, балалар. Бәйрәм ясыйсыгыз килсә, мине хаҗга алып барып кайтырсың, – диде әнкәй көннәрдән бер көнне.

Йортка, мал-туарга, чат ябышып яшәп яткан әнкәйнең мондый теләкләре бик еш булмый, шуңа күрә, сораган җиренә алып барырга, аны азга гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән арындырып торырга тырышабыз. Казанны күрәсем килә дигәч, анда алып бардык. Бөтен Казанны күрсәтеп бетерә алмасак та, Кол Шәрифтән башлап, барлык мәчетләрен диярлек йөреп чыктык. Әнкәй бик канәгать калды. «Болгар җыены»на барасым килә диде, анда ел да барырга тырышабыз хәзер. Бу юлы куелган мәсьәлә минем өчен катлаулырак иде. Берәр ял йортына яки шифаханәгә дисә, ялт итеп илтеп куяр идем, вакыты җиткәч ялт итеп барып алыр идем. Ә хаҗ...

Әнкәйне җавапсыз калдырасы килмәгәнгә генә, «Барырбыз, ник бармаска!» – дип куйдым. «Аллаһтан язса, иншәәАллаһ дип әйт, балам!» – диде әнкәй, ачусыз гына. Аның күңеле булсын өчен генә, «ИншәәАллаһ» дип кабатладым мин, ә эчтән «тазалык бар, баш эшләп тора, бал кортлары очып торса, бал сатылып торса, акчасын җиткерә алсак, барабыз әлбәттә!» – дип уйладым. Акча мәсьәләсен әнкәй, безнең белән киңәшеп тормый гына хәл иткән булып чыкты: электән туплап килгән маясы янына, авылдашлардан, бал белән түләрбез дип, әҗәткә акча җыеп, кирәкле сумманы тутырып куйган икән.   Монысына бер дә риза түгел идем. Бердән, әҗәткә акча җыеп кеше алдында түбәнсенәсем килми, икенчедән, эрләмәгән, сукмаган, әтәй сиңа ыштанлык, дигәндәй, быелгы бал ничек була бит әле! Әҗәт түләрлек буламы, яңадан бурычка батарлыкмы, белеп булмый бит. Үзе әйтмешли, Аллаһ эше, бал уңышы безнең түккән хезмәттән генә тормый. Риза булмасам да, әнкәйгә сиздермәдем. Ярар, җае чыгар, машинаны сатып булса да капларбыз бурычларны, дип уйладым. Хатыным да шул фикердә иде.

Юллама юнәтү, документ эшләре артыннан йөрисе булмады, моны төркем җитәкчесе булган хәзрәт, рәхмәт яугыры, үз өстенә алган икән. Юлга кузгалганчы да, юлда да әнкәй догада булды. Ул да, мин дә бераз дулкынланабыз. Яшьмен, тазалыгым бар, юл йөрергә яратам, шуңа, үзем өчен борчылмыйм, әнкәй өчен борчылам: яше җитмеш теге ягында бит инде, исән-имин йөртеп кайталсам ярар иде, дим.

Юл  газапсыз гына булмый, шулай да, имин барып җиттек. Әнкәй, шатлыгыннан елап ук җибәрде. Үзе һаман догаларын пышылдый. Миңа да кулымдагы кәгазьгә карап булса да, укырга куша. «Аллаһтан җиңеллек сора, балам, бу ял йорты да, санаторий дә түгел, халык бик күп, төрлесе булырга мөмкин», – дип, һәрдаим кисәтеп тора.

Ихрам хәленә кергәндә генә аерылып тордык әнкәй белән, калганча мин аны күз уңыннан чыгармыйча, күбесенчә җитәкләп, курчалап кына йөртергә тырыштым. Кеше чынлап та нык күп. Мәхшәр! Эссе! Әнкәйнең бу эсселеккә дә, кеше күплеккә дә исе китми. Туганнары арасында йөргәндәй, әллә нинди бер рәхәтлек белән йөри. Аны мондый хәлдә күргәнем дә юк иде соңгы араларда: ул ничектер, яшәреп киткәндәй, хәрәкәтләре җиңеләйде, кәефе күтәренке, йөзеннән елмаю китми. Хәер, монда барысы да шул халәттә иде. Аларга карап, минем дә күңелемә әллә нинди җиңеллек, рәхәтлек кереп оялады сыман.  Төркем җитәкчебез дә: «Аналарыгызны хаҗ кылырга алып килүчеләр, Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә. Җәннәт аналарның аяк астында, диелгән. Аналарыгызның рәхмәтләрен алып калырга Аллаһ мөмкинлек биргән сезгә, шуңа шөкер итең», – дип күңелләрне үсендереп, бу сәфәремнең бәясен арттырып кына тора. Әнкәйне алып килә алганыма янә бер сөенеп куям. Аның «Аллаһтан ныгытып сора, бу – догалар кабул була торган изге җир, иман ныклыгы сора, балам», – дигәнен генә җиренә җиткереп үтәп бетерә алмыйм бугай. Төп вазыйфам – аны хаҗ кылдырып, имин йөртеп кайтару бит. Һәрхәлдә, шулай уйлап, үземне үзем аклап куям.

Әнкәйне Сафа-Мәрвә арасында йөрткәндә дә, Мина үзәнендә, Гарәфәт тавында, Мөздәлифәдә дә, хаҗ кылучыларга ияреп, алар кылган гамәлләрне кылсам да, аңлап торам үзем: аларныкы – башкача! Минем намазым – гап-гади  хәрәкәтләр җыелмасы, учымдагы язуга карап дога кылып булашуым – кеше кыланганны кыланырга тырышу кебек кенә иде. Нәкъ алар кебек булырга миңа нидер җитми. Бу «нидер» – минем намазны кешегә ияреп кенә укуым да, догаларны яттан белмәвем генә дә түгел, башка нәрсә иде. Күңелем моны тойса да, мин үз халәтемне үзгәртә алмыйм, моның өчен нишләргә кирәклеген белмим. Әнкәйнең, Аллаһтан сора, балам, Аңа тәвәккәллә, дигәннәренең асылы аңыма барып җитми. «Анда баргач, икенче кеше булып кайттым», – диючеләр бар. Ничек шулай була икән соң ул?! Менә мин, ничек килдем, шулай йөреп ятам һаман. Шулай кайтып та китәрмен, мөгаен.

Район үзәгендәге бер танышым, кибет тота, төрле нәрсә, шулар арасында исерткеч эчемлекләр белән дә сату итә иде. Сатуы гөрләп барган бер мәлендә, ничекер, бик тиз генә җыенып, Мәккәгә хаҗ кылырга киткәнен ишеттем. Анысына артык гаҗәпләнмәдем дә. Акчаң булса, айга очарга да мөмкин бит. Тик, кайту белән, кибетендәге барлык исерткеч эчемлекләрне чыгарып түккәнен, башкача хәләл әйберләр генә сатачак икәнен ишеткәч, акылына зыян килдеме икән әллә, дип уйлап куйган идем. Бу ниятеннән кире кайтыр, болай иткәненә үкенер сыман иде. Юк! Нык торды сүзендә. Инде, әнә, эше элеккедән дә ныграк гөрләп бара.  

Мин шулай итә алыр идемме икән?!

Шулай да, бу юлы мин озатып йөрүче генә, бәлки, кайчандыр, барысына да әзер булып, чынлап, әнкәй кебек ихластан хаҗ кылырга насыйп булыр әле, дип үземне юатам. Шулай булуын телим, әлегә кулымнан гына килми, нәрсәдер җитми тора. Хаҗ көннәре ахырына якынлашкан саен бу уй мине күбрәк бимазалый, кимерә иде. Кайткач. Соңрак. Киләчәктә... бәлки...

Әмма, Аллаһның миңа карата «планнары» башкачарак булып чыкты.

Хаҗның соңгы көннәре иде. Саубуллашу тавафын кылабыз. Күпләрнең күзләрендә яшь, тавышсыз гына түгелеп елаучылар да, шатлыктанмы, аерылышу сагышыннанмы, кычкырып ук елаучылар да бар. Минем күңелемне бераз тәкәбберлеккә тартым горурлык биләп алды. Әнкәйнең гозерен үтәдем, дигән уй күңелемнән ташып, очындырып тора. Гайрәтләнеп, Кара ташка да барып кагылып киләсе иде, дип уйлап куйдым. Бу уй белән ашкынучылар мин генә түгел икән! Әнкәйнең, ниятемне сизгәндәй, «Кара ташка керергә тырышма, улым, читтән кул болгасак та ярар», – дип әйтүен ишетеп кенә калдым, таш янына омтылучыларның бер агымы мине үз эченә бөтереп алды да, ихтыярымнан тыш, алып кереп тә китте. Ташка кагылырмын да, чыгармын, дип уйлап, бу агымга каршы торып та булашмадым. Бераздан, каршы тора алмавымны да аңладым. Мин инде үзем теләгәнчә хәрәкәт итмим, диңгездәге бер тамчы кебек, кая бәрсәләр, шунда бәрелеп, халык агымы белән ага идем. Ташка якынлашкан саен төркем тыгызлана, кысым көчәя барды. Инде якынлаштым, кул сузасы гына калды дигәндә, икенче яклап килгән көчлерәк агым, бөтереп алып, мине Кәгъбәнең диварына китереп сылады. Кыймылдый да алмыйм. Кая булды минем, тазалыгыма, яшьлегемә сылтанып, үз-үземә ышануларым?! Потлы герләрне уйнатып кына торган мускулларым, ник саламга әйләндегез?! Кемнән ярдәм сорыйсы, кем миңа ярдәм итә ала?! Барыбыз да бер хәлдә! Тик, кыскарак буйлы булуым минем хәлне барысыныкыннан да яманрак итә иде. Кысуның иң көчле тәңгәленә туры килгән күкрәгем, сандалга салып төелгән тимер кебек, кызыша, изелә, тын алуы авырлашканнан авырлаша бара. Мин нык куркуга калдым. Калтырыйм, авызымны өскә күтәреп, һава суларга тырышам. Ә кысылган күкрәк тын алырга бирми. «Беттем!» – дип уйладым томалана башлаган аңым белән. Тәнемә салкын тир бәреп чыкты, аякларым суына башлагандай тоелды. «Раббым, ярдәм ит! Раббым, әгәр исән калсам...»

Алыптай гәүдәләре белән халыкны аралап килеп җиткән сакчыларның берсе, үрелеп ихрамымнан эләктереп алганда, тормыш белән хушлаша башлаган идем инде. Ул көчле куллары белән мине, дивар буйлап шудырып,  өскә күтәрде. Мин иркенгә чыккан күкрәгемне тутырып сулыш алдым, инде чыгарга әзерләнгән җаным тәнемә кире кайтты.  

Менә шулай, «кайткач», «соңрак», «киләчәктә»ләрнең булмаска да мөмкин икәнен, күкрәгемне изеп, җанымны бугазыма җиткезеп, антымны укытып аңлатты миңа Аллаһ. Беренче хаҗның ахыргы көнендә, Аның кодрәтенә ышанып, «Тагын килергә насыйп ит!» дип кат-кат сорауларым, догаларым, әлегә кадәр авыз эчемдә әйләндереп йөргәнннәре кебек түгел, ихлас, бик ихлас иде.  

Хаҗдан исән-имин йөреп кайтуыбыз да, ул елны аертып алган балыбыз, башка елларныкына караганда ике тапкыр артык булып, бурычлардан тиз арада котылып куюыбыз да – барысы да – бары тик бер Аллаһның кодрәте, Аның ярдәме икәнен аңлыйм инде хәзер. Моннан соң кылган хаҗым, Аллаһка гына тәвәккәлләп, ихласлык, ныклы иман белән, бар калебемне пакьлый торган чын хаҗ булды. Киләсе елга бу изге сәфәргә хатынымны алып барып кайтырга ниятләп йөрим. Аллаһ бу сәфәребезгә юллар ачып, аны имин кылсын иде.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ