Логотип Магариф уку
Цитата:

«Таян Аллаһка» конкурсында өченче урын алды

«Шигърият» номинациясндә 3 нче урын Лениза Минхуҗа кызы Фазлиевага бирелде.

Лениза Фазлиевага 52 яшь, Мамадыш шәһәрендә яши. Шигырьләр язуы бала чактан ук, беренче шигырьләре икенче сыйныфта укыганда ук «Ялкын» журналында басылып чыккан. Озак еллар мәктәптә эшләгән. Бүген Алабуга икътисадый зонасында хезмәт куя.

 

«Динебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәм. Буш вакытларымда никах мәҗлесләренә бик тәмле чәк-чәкләр ясыйм. Хәзер минем белән эшләүче удмурт, кытай, рус кешеләре дә безнең милли ризыгыбыз чәк-чәккә гашыйк. «Таян Аллаһка» конкурсына «Габдулла Тукай һәм ислам дине» дигән теманы сайладым, чөнки Тукай милләтебезнең горурлыгы».

Автор фотосы.

 

 

Динле Тукай

Бисмилламны әйтеп башлыйм,

Белмәгәннәр сөйләмәсен.

«Тукай исламнан ерак», – дип,

Нахак сүзгә иярмәсен.

 

Кар сулары эреп аккач,

Кояш үтеп керә җанга.

Аллаһының сөйгән колы

Габдулла туган җиһанга.

 

Зирәк татар нәселеннән

Кая баксаң – мулла туган.

Сабый Тукай тәрбиясе

Ислам нигезендә булган.

 

Кемдер әйтер: «Тукай, – диеп, –

Тәнкыйтьләгән муллаларны».

Яңа тормыш күзлегеннән

Бәяләгән ул аларны.

 

Тукай өчен ислам дине

Ул – яшәешнең асылы.

Милләт өчен үсеш биргән

Ислам белән белем юлы.

 

Иҗатында – Аллаһ сүзе,

Мулла, ислам, ярлыкаулар.

Тукайны укыган кеше

Дини икәнлеген аңлар.

 

Дини битлек киеп йөргән

Надан мулла ише түгел,

Тукай – гади Аллаһ колы –

Ислам динле татар улы.

 

 

 

Әңгәмә

– Әй син, сабый, Җир йөзенә

Киләсеңне беләсеңме?

– Беләм, Аллаһ, син язганча,

Нинди тормыш күрәсемне.

– Габдулла дип исем кушып,

Әткәң бераз сөеп калыр.

– Разыймын шундый тормышка,

Юкса, үксез булу авыр.

– Әнкәең дә ташлап китәр,

Сине тома ятим итәр.

– Аллаһыма сыенырмын

Халкым яратуы җитәр.

– Язмышыңа разый булсаң,

Җир йөзендә яшәп кара.

Барыр юлың ерак түгел

Егерме җиде ел ара.

– Әй, Аллаһым, рәхмәт сиңа!

– Халкың өчен сәләт бирәм.

– Милләтемнең ихтирамын

Йөз елдан соң һаман күрәм.

 

Искә алу

Гөрләвекләр юлдан йөгергәндә,

Кояш җылытканда дөньяны.

Яз шикелле якты хисләр белән

Аллаһ бирде җиргә Тукайны.

 

Бик яратып җиргә тудырды да

Сөйгән колын каты сынады.

Ятим калып, сагышларга түзде,

Кимсетүгә күңел чыдады.

 

Күңел каралмады, ул илһамлы,

Аллаһ бирде аңа сабырлык.

Әкиятләр, шигъри юллар туды

Күңелләрдә урын алырлык,

Халык күңелендә калырлык.

 

Ул – иманлы нәсел улы иде

Ислам дине аның канында.

Муллаларны тәнкыйтьләсә әгәр,

Тукай булды хаклык ягында.

 

Динне түгел, дини битлек кигән

Надан муллаларны орышты.

Әсәрләре аша көрәш ачты,

Тукай халык өчен тырышты.

 

Безнең искә алу, дога булып,

Изге Тукай рухы шатлансын.

Халык күңелендә данлы Тукай

Ахирәттә рәнҗеп ятмасын!

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ