Логотип Магариф уку
Цитата:

MOÑ театр мәйданчыгында милли бию киче узачак

4 октябрь 19:00 сәгатьтә MOÑ театр мәйданчыгында «Милли бию киче «Сосна чабатасы» фильмы» чарасы булачак. Программасында фильмны карау, бию перформансы һәм тамашачыларга мастер-класс уздыру каралган. Бу хакта MOÑ театр мәйданчыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кич Татарстанга таныш чабата биюенә багышлана. Аның үзенчәлеге — ритмында: дүрттән ике түгел, ә дүрттән өч! 

Гореф-гадәтләр шушылай сакланып, буыннарга тараламы? Бәлкем, шулай. Без исә милли бию үсешенең өч этабын күрсәтәбез. Менә фильмда аны авылда һәм сәхнәдә бииләр. Ә менә каршыгызда, театр мәйданчыгында — тарихын яктырту омтылышы белән, аның эксперименталь гәүдәләнеше. Электән-элек чабатаны ир-атлар гына биегән. Безнең каһарманнар барысы да — хатын-кызлар», Рәдиф Кашапов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Хоббиның да хикмәте бар

Яшерен-батырын түгел, һәрберебезнең буш вакытта күңел өчен башкарган шөгыле бар. Берәү балачактан магнит җыя, икенчеләр кактуслар үстерә, өченчеләр спорт уенчыклары туплый... Кайбер әти-әниләр баласы ни белән дә булса мавыга башласа, куркуга кала: сәерлек галәмәте түгелме бу? Психологлар исә, баланың хоббиларына сөенергә генә кирәк, ди. Ачыклап карыйк.

                                                                                            Холкына карап сайлыйбыз

Балалар исә үзләре нинди дә булса мавыгуны сайлый алмаска да  мөмкин. Димәк, бу очракта әти-әниләре булышырга тиеш. Бергәләп эзләнегез, әмма үз фикерегезне көчләп такмагыз. Баланың холкына карап та кайбер шөгыльләр тәкъдим итәргә була.

ХОЛЕРИКЛАР – хәрәкәтчән, энергияле балалар. Алар кызыклы уеннар һәм спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнәчәк. Энергияләрен шуклыкка гына түгел, файдалы юнәлешкә җибәрергә мөмкин.

САНГВИНИКЛАР – бер уенчык белән бер көннән артык уйнамый торган күпкырлы балалар. Алар берьюлы берничә төрле шөгыльгә алына ала, шуңа күрә сайланудан курыкмагыз, ахыр чиктә бала барыбер үз дигәнен табар, сабырлык кына кирәк.

МЕЛАНХОЛИКЛАР – хисчән һәм нечкә күңелле шәхесләр. Әти-әниләре белән кул эшләрен башкарудан рәхәтлек алырлар. Мисал өчен, аппликацияләр, пластилиннан эшләнмәләр, сыерчык оялары ясау. Шау-шулы, кеше күп булган түгәрәкләргә йөрү меланхоликлар өчен авыр. Шуңа күрә спортның да тынычрак төрен сайларга тырышыгыз.

ФЛЕГМАТИКЛАРда исә фәнгә тартылу көчле. Аларга дөнья, әйләнә-тирә бик кызыклы, шуңа күрә буягыч китаплар алганда да гадине түгел, ә тематикалыларны сайларга була.

 

                                                                                            “Нәрсәгә кирәк бу сиңа?” – димәгез

 

Татьяна Бәширова, психолог:

Хоббига карап кына кешенең холкы турында сөйләшү дөреслеккә туры килеп бетми. Кешенең үз-үзен тотышы белән аның эчке дөньясы тәңгәл булмаска мөмкин. Бала үзенә хобби тапса сөенергә генә кирәк. Чөнки бер өлкә белән ныклап кызыксынган кешегә  башка яктан да үзен ачу җиңелрәк. Әти-әниләр дә баланың хоббие белән кызыксынырга тиеш. “Нәрсәгә кирәк бу сиңа?” – дип әйтергә ярамый. Бу очракта балада ни белән булса да шөгыльләнү теләге бөтенләй сүрелергә мөмкин. Әйбер коллекцияләү этабын һәр кеше диярлек үз бала чагында уза. Монда бернинди дә начарлык юк.

Зәйнәп ГЫЙМАЛТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ