Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөслимлеләр галим Бакировны олылады

Бүген Мөслимдә КДУ профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм фән эшлеклесе, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Марсель Бакировның тууына 90 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды.

Галим яшәгән Пушкин урамы 10 нчы йорт диварына күренекле галим, тюрколог, фольклорчы, журналист Марсель Хәернас улы Бакиров исеме язылган элмә такта куелды. Район мәдәният йортында юбилярга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

«Журнал бик кирәкле, анда саллы язмалар чыгып тора. Заманында минем дә мәкаләләрем белән катнашканым булды. Журнал укытучыларга да, укучыларга да бик кирәкле. Заман үзгәрү белән укыту алымнары да яңарып тора. Шул сәбәпле, бу басма да заман белән бергә атларга тиеш була», – дип, 110 еллык тарихы булган «Мәгариф» коллективына матур теләкләрен ирештерде галим. Үз чиратыбызда без дә аны олы  юбилее белән тәбрик итәбез.

 

Альберт САБИР

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ