Логотип Магариф уку
Цитата:

Муса Җәлил исемендәге республика премиясен кемнәргә бирәләр?

Күптән түгел Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә кемнәр дәгъва кыла алачагы турында хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителү эшләр...

Күптән түгел Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә кемнәр дәгъва кыла алачагы турында хәбәр иткән идек. Хәзерге вакытта Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителү эшләре бара.  Ике елга бер тапшырылучы премиягә Татарстанның 35 яшькә кадәрге талантлы яшьләре үзен тәкъдим итә ала.  Дәрәҗәле бүләк авторларга, коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә, дип хәбәр итә Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат үзәге. Гаризаларны 19 декабрьгә кадәр юлларга чакырып кала оештыручылар.
ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов премиянең уникаль һәм мактаулы икәнен билгеләп үтте. «Татарстан талантлы яшьләргә бай. Безнең төп бурычыбыз – республика Яшьләр эшләре министрлыгы буларак, аларны тормышка ашыру мөмкинлеге белән тәэмин итү. Муса Җәлил исемендәге премия тормышта үз урынын табарга теләүче балалар өчен дә үрнәк булып торалар», – дип искәртте ул.
Шулай да премия лауреатлары нинди таләпләр-критерийлар аша сайлап алына соң? Кемнәр бу бүләкне өмет итә ала?  Әүвәлге премия тапшыру тантаналарында мәртәбәле бүләккә «Әлиф» спектаклендәге роле өчен «Алтын битлек» Россия милли премиясе лауреаты, биюче һәм хореограф Нурбәк Батулла, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Булат Ибраһимов, эшкуар – «CLEAPL» инновацион проектын эшләү, экологик куркынычсыз технологияләр булдыру өчен Иван Захаров Васильевич кебек егетләргә тапшырылган иде. Драматург Илгиз Зәйниев, композитор Эльмир Низамов, К.Тинчурин театры артистлары Артем Пискунов, Резеда Сәләховалар да бу премияне алулары белән горурлана ала.
Быел да яшь кандидатларны сайлап алу җиңелләрдән булмаячак. Чөнки булдыра торган яшьләр күп, ә номинантлар дүртәү генә.   
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ