Логотип Магариф уку
Цитата:

Нәрсә соң ул тәкъвалык?

“Тәкъвалык – ул акылыбызга, күңелебезгә, тәнебезгә, барлык мәхлукларга зыян китерә торган гамәлләрдән, гөнаһлардан саклану, ерак булу дигәнне аңлата.

Берәү Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән тәкъвалыкның асылы турында сораган. Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе аңа:

– Урамда бик күп чәнечкеле үсемлекләр бар. Син шул чәнечкеләр өстенә басып барачаксыңмы, әллә аларны әйләнеп узачаксыңмы? – дигән.
Әңгәмәдәше:
– Әйләнеп узачакмын, – дип җавап биргән.

Әбү Һөрайра:
– Менә шул әйләнеп узу тәкъвалык була да инде, гөнаһларны да шулай әйләнеп узарга кирәк, – дип әйткән.

Һәркемгә дә имин, бәрәкәтле көннәр теләп калам!” – дип яза Тимергали хәзрәт Юлдашев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ