Логотип Магариф уку
Цитата:

«Наше время – Безнең заман» республика телевизион фестивале

Быел 4–10 ноябрь көннәрендә Татарстанның «Наше время – Безнең заман» XII ачык республика телевизион иҗат фестивале узачак.

Чара Татарсатан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе  комиссиясе химаясе белән уздырыла.

«Дан минуты», «Музыкаль», «Бию» номинацияләрендә катнашу өчен 18 яшьтән 45 яькә кадәрге республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла.

Моннан тыш, Татарстан һәм Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләреннән мастер-класслар, жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

XII фестивальдә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 20 сентябренә кадәр Фестиваль сайтында кабул ителә – www.bzzm.ru.

Фото «Наше время – Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәтеннән алынды

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ