Логотип Магариф уку
Цитата:

Наталья Гәрәева «Ел остасы» Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк

28 сентябрь Төмәндә «Ел остасы» урта һөнәри белем бирү системасының педагогик хезмәткәрләре арасында Бөтенроссия конкурсының финалы старт ала.

Россия Федерациясенең барлык 89 субъектыннан төбәк этабында җиңүчеләр белем бирүгә уникаль алымнарны һәм студентларны гамәли әзерләүнең алдынгы технологияләрен күрсәтәчәкләр. Татарстан Республикасын финалда Казан энергетика көллияте укытучысы Наталья Гәрәева тәкъдим итәчәк. Бу хакта ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итәләр.

Төмән шәһәренең иң яхшы көллиятләрендә узачак «Белем бирү кейслары конкурсы»  һәм «Ачык дәрестә» конкурс сынауларында катнашучылар инновацион педагогик практикаларга, һөнәри компетенцияләргә ия булуларын күрсәтеп, укучыларны практик яктан әзерләү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар. Әлеге ике сынау нәтиҗәләре буенча конкурсның ун призеры билгеле булачак.

1 октябрьдә «Влюбить в профессию» дигән йомгаклау конкурс чарасында иң яхшы ун катнашучы яшьләрне педагог һөнәрен сайлауга ничек мотивацияләү турында сөйләячәк. Аның нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче билгеләнәчәк.

                                     

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ