Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нечкәбил» XIX республика конкурсына сайлап алу этабы башлана

«Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы XIX республика конкурсына сайлап алу этабы башлана.

«Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы XIX республика конкурсына сайлап алу этабы башлана. Анда Татарстан территориясендә яшәүче һәм бер яки аннан күбрәк баласы булган хатын-кызлар катнаша ала. Гаризалар 30 нчы апрельгә кадәр nechkebil@yandex.ru почтасы аша кабул ителәчәк. 

Сайлап алу туры жюри әгъзалары белән әңгәмә форматында уза. Конкурста катнашучы үз гаиләсендәге традицияләр һәм бәйрәмнәр турында ирекле формада инша, рекомендация хатлары, дипломнар һәм грамоталар тапшыра. Шулай ук гаилә тарихы турында сюжет төшерергә кирәк булачак.

Ярымфинал һәм финал этапларында конкурсантның якын кешеләре, шул исәптән тормыш иптәше, балалары, ата-аналары, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләренең  дә катнашуы күздә тотыла.

Гаиләләргә сыйлы табын артында бәйрәм чыгышлары әзерләргә тәкъдим ителәчәк. Конкурсантлар жюри һәм тамашачыларны өйдә пешерелгән ризыклар белән сыйлый һәм гаилә традицияләре белән таныштыра алачак.

Фото: https://vk.com/nechkebil

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ