Логотип Магариф уку
Цитата:

Октябрьдә Казансу яры буенда ачык очрашулар сериясе: программа

Октябрь аенда Казансу яры буенда экостанциядә бушлай чаралар сериясе узачак. Экостанция «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында яр буенда урнашкан.

4 октябрь теләге булганнар китап экоклубына кушылырга мөмкин. Очрашуда Майя Гепельның «Мир после нас» китабын укып, фикер алышачаклар. Башлана – 18:00 сәгатьтә. Ә 16:00-18:00 вакыт аралыгында  китаплар белән алмашырга мөмкин булачак. Алдан теркәлү кирәк.

10 октябрь шәһәр халкын калдыкларны сортларга аеру практикасы көтә. Теркәлү сылтама буенча алып барыла. Очрашу 18:00 сәгатьтә башлана.

12 октябрь 16:00-18:00 сәгатьләрдә уен узачак. Катнашучылар калдыкларның нәрсә белән эшкәртелүен һәм чүп яндыру һәм чүп өемнәренең нинди куркыныч тудыруын беләчәкләр. Алдан теркәлү кирәк.

19 октябрь 15:00-16:30 сәгатьләрдә винил пластинкаларыннан әйберләр ясау буенча мастер-класс узачак. Керү теркәлү буенча. Ә 14:00 тә 27 октябрь көнне шоперга рәсем төшерү буенча дәресләр башлана.

Шулай ук алдан теркәлү буенча эшкәртелгән капкачлардан сувенирлар әзерләү буенча даими мастер-классларда булырга мөмкин.

 

Казан Мэриясе сайты материаллары буенча

Фото:  vk.com/ecologickzn

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ