Логотип Магариф уку
Цитата:

“Печән базары – 2024”тә Милли музее да катнаша

24 августтан Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буенда татар дизайны дөньясында төп вакыйга-«Печән базары» шәһәр Татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак.

2013 елда беренче мәртәбә оештырылган фестиваль быел 12нче мәртәбә уздырылачак һәм Гаилә елына багышланачак: шәҗәрә төзү буенча мастер-класслар да, узган гасыр башы татарларының гаилә традицияләре турында лекцияләр дә, туй фоторәсемнәре күргәзмәсе дә, хәтта тиз танышулар да булачак. Чарада Татарстан Милли музее да катнаша.


12:00 – Милли музей чатырының эшли башлавы; 
12:00 (җыелган төркемнәр белән, түләүле) – “Татар бизәнү эшләнмәләре” остаханәсе;
–    “Бәхет лаләсе” остаханәсе – күннән асма бизәк эшләү;
–   Көн дәвамында татар милли костюмнары белән фотозона;
12:00 – Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия “Иске Татар бистәсе гаиләләре” (татарча) (20–25 кеше Тябина Л. И.);
13:00 – Лекция “Шәриф Камал “галәмендә” хатын-кызлар”; 
14:00 – “Иске Татар бистәсе татарлары” – квиз/интеллектуаль уен;
 15:00 – Экскурсия по Старо-Татарской слободе на русском языке (группа 20–25 чел. Мокрополова А.Д.);
15:00 – Гарәп каллиграфиясе буенча остаханә;
15:40 – Лекция «Салих Сәйдәшев: бөек композиторны үстергән гаилә»;
16:30 – “Түгәрәк уен” – балаларны татарларның тарихи уеннары белән таныштыру һәм уйнау 6+;
16:30 – Экскурсия “Казан мәчетләре” ( 20–25 кеше Зигангирова Г. Р.);
18:30 – Лекция–чәй эчү. “Татарча чәй эчү йоласы” (алдан язылган төркемнәр өчен (15 кеше). 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ