Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсионерлар өчен иң кулай шәһәрләр ачыкланган – сораштыру

Һәр өченче россияле (34 процент) пенсиягә чыккач башка шәһәрдә яшәргә хыяллана, тагын 35 проценты бу мәсьәлә турында уйланмаган, ә 31 проценты яшәү урынын алыштырырга әзер түгел.

СберНПФ һәм «Работа.ру» үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән шул билгеле булган. Бу хакта РБК яза.

Сочи пенсиядә яшәү өчен иң популяр урын булып калды, аны сораштыруда катнашучыларның 26 проценты сайлаган. Узган ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, бу юлы аны 3 процентка күбрәк россияле атаган. Лидерлар арасында шулай ук Краснодар (19 процент), Анапа (18 процент), Минераль сулар (15 процент) һәм Санкт-Петербург (14 процент) бар. Тагын 13 процентны Пятигорск һәм Ессентукины сайлаган. Мәскәүгә респондентларның 12 проценты, Кисловодскига 10 проценты һәм Калининградка 9 проценты күчәргә әзер.

Шәһәр сайлаганда мөһим критерийлар дип респондентлар уңайлы климатны (66 процент) атаган, бу җавапны сайлаган кешеләр өлеше 22 процентка арткан. Россиялеләр шәһәрнең төзеклеген (50 процент), диңгезнең якынлыгын (46 процент), тыныч тормыш (40 процент) һәм инфраструктураның үсеш темпын (39 процент) шулай ук мөһим дип санаган.

Башка шәһәргә күчәргә теләүче һәр икенче кеше (48 процент) моны үзе җыйган акча исәбенә эшләргә карар кылган, 37 проценты туган шәһәрендәге торагын сатарга әзер булуын белдергән, 6 проценты пенсиясен яки инвестицияләрдән керемне, ә 4 проценты бизнестан табышын тотарга тели.

Тикшеренүне 2024 елның гыйнварында балигъ булганнар арасында Россиянең барлык федераль округларында сораштыру ысулы белән уздырдылар.

SuperJob гыйнвар сораштыруы күрсәткәнчә, эшләүче россиялеләр ай саен уртача 47,6 мең сум күләмендә пенсия алырга тели. Күбрәк пенсияне ир-атлар (48,7 мең сум) алырга тели, ә хатын-кызлар – 46,7 мең сум, шулай ук өлкәнрәк кешеләр:  34 яшькә кадәр – 46,1 мең һәм 45 яшьтән өлкәнрәкләр – 49,1 мең сум.

Теләгән пенсия күләменә хәзерге хезмәт хакы да йогынты ясый – аена 100 мең сумнан артык эшләүчеләр 50,3 мең сум, шулай ук Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр дә аена уртача 51,5 мең сум һәм 49 мең сум пенсия алырга тели.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ