Путин 16 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарны эштән алуны тыючы законга кул куйды
2023 елның 28 ноябрендә Дәүләт Думасы I укылышта 16 яшькә кадәрге бала белән ялгыз ата-ананы эштән азат итүне тыю турында закон проектын кабул итте.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ялгыз ата-аналарны һәм балаларны яклауга юнәлдерелгән мөһим закон проектына кул куйды.
Яңа закон нигезендә, эш бирүчеләрнең 16 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналарын эштән азат итәргә хокукы юк.
Бу норма элек 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә генә кагыла иде.
Комментарийлар