Республика мәгариф оешмаларында Халыкара туган тел көне
21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Ул 1999 елда ЮНЕСКО тарафыннан дөньяда тел төрлелеген саклау һәм үстерү проблемасына игътибар җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Бүген Казанда Ф.Г. Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия базасында «Халыклар дуслыгы» фестивале узачак. Шулай ук Кукмара районының Олы Сәрдек авылында К. Ф. Шакиров исемендәге гимназиядә туган тел укытучылары форумында катнашу өчен педагоглар җыелачак. 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиядә халык киемнәренә багышланган "Мирас" музей экспозициясе ачылачак. 163 нче балалар бакчасында «Татар телем горурлыгым» әдәби-музыкаль бәйрәме узачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар