Резедә Сәләховага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резедә Сәләховага «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелде. Бу хакта Тинчурин театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Актриса 2008 елдан театрда хезмәт куя. Рольләре:
Шәрифә – “Туган-тумача”
Сәхип Җамал, Феодосия – “Җан Баевич”
Римма – “Ашина”. Ркаил Зәйдулла
Мәдинә – “Мәдинә”. Илгиз Зәйниев
Ана, 2 нче укучы – “Ал яулык, зәңгәр шәл” .“Умай” лабораториясе
Шагыйрә – “Галәм.Әгъләм”. Мөдәррис Әгъләмов
Шәмсегаян – “Өч аршын җир”. Аяз Гыйләҗев
Гөлназ – “Ак тәүбә, кара тәүбә”. Туфан Миңнуллин
Җәйран – “Карурман”. Луиза Янсуар, Резедә Гарипова
Заһидә Тинчурина – “Сәйдәш.Йокысызлык.” Луиза Янсуар, Резедә Гарипова
Гөләндәм – “Гөләндәм туташ хатирәсе”. Әмирхан Еники
Сәрвәрнең дус кызы – “Башмагым JAZZ”. Таҗи Гыйззәт
Луиза – “Бәйрәм белән, кызлар!” Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин
Маһинур – “Гайфи бабай, өйлән давай!” Гөлшат Зәйнашева
Мәйсәрә – “Кияүләр”. Хәй Вахит
Кыз – “Сөй гомерне!” Габдулла Тукай
Резедә – “Мәхәббәт баскычы”. Шамил Фәрхетдинов, Рәшид Заһидуллин
Дилбәр – “Американ”. Кәрим Тинчурин
Гөлҗамал – “Сакла, шартламасын!” Кәрим Тинчурин
Хор – “Төш”. Туфан Миңнуллин
Гөлүзә – “Өти балак Гөлүзә”. Юныс Әминов
Гөлсирин – “Төн яна учакта”. Хәбир Ибраһим
Баязитова – “Без – кырык беренче ел балалары”. Мөхәммәт Мәһдиев
Зөләйха – “Йосыф-Зөләйха” . Нурмөхәммәт Хисамов
Эгоист кыз – “Язмышым юллары”. Разил Вәлиев
Сәрвәр – “Сүнгән йолдызлар”. Кәрим Тинчурин
Офелия – “Гамлет. Күренешләр”. Вильям Шекспир
Чиполлино – “Чиполлино маҗаралары”. Джанни Родари
Шәфкать туташы – “Без барыбыз да кешеләр” .Эрих Мария Ремарк
Гайни – “Назлы кияү”. Кәрим Тинчурин
Фәридә – “Өзелгән яфраклар”. Рәмзия Габделхакова
Мәрьям – “Бер күрешү – үзе бер гомер!” Фәнис Яруллин
Чулпан – “Чулпан”. Шәриф Хөсәенов
Су анасы – “Шүрәле- online”. Шамил Фәрхетдинов
Айсылу, Энҗе – “Нәрсә соң ул Яңа ел?” Шамил Фәрхетдинов
Зәһәрбану – “Али- баба һәм өч карак”. Шамил Фәрхетдинов
Гөлнара – “Яшьлегем- юләрлегем”. Туфан Миңнуллин
Камилә – “Хаҗи әфәнде өйләнә”. Шәриф Камал (Әлеге мәгълүмат К.Тинчурин театрының рәсми сайтыннан алынды)
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Яшь килен» проектының унберенче сезоны старт алды
Казанда мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган “Яшь килен” проектының унберенче сезоны старт алды. Россиядә Гаилә елы һәм Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак курслар Аллаһы Тәгалә кануннары буенча бәхетле гаилә корырга һәм гаилә учагын саклап калырга теләүчеләр – 16 яшьтән алып һәм өлкәнрәк булган, кияүдә булмаган, ярәшелгән мөслимәләр һәм кызларын кияүгә бирергә җыенган әниләр өчен оештырыла. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Әлеге проект яшь мөслимәләрне сөекле хәләл җефет, кадерле әни һәм күркәм килен булу, бәхетле татар-мөселман гаиләсе төзү серләренә, татар халкының иң матур гаилә традицияләренә өйрәтә. Офлайн форматтагы белем бирү курслары Коръән, Пәйгамбәребез ﷺ сөннәте һәм ислам дине галимнәренең гыйлемнәренә нигезләнгән.
Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр – бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б. никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Курсларга психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Алдагыларыннан аермалы буларак, бу юлы оештыручылар проектта хатын-кыз сәламәтлеге мәсьәләләренә һәм өммәт аналарының тормышын тәфсиллерәк өйрәнүгә багышлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар