Логотип Магариф уку
Цитата:

Резедә Сәләхова: "Башта бу спектакльне безнең сәхнәдә куюга каршы идем"

Тинчурин театрының “Мәдинә” спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясендә Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова әнә шулай дип белдерде. “Спектакльне татар тамашачысы кабул итә алырмы...

Тинчурин театрының “Мәдинә” спектакле премьерасына багышланган матбугат конференциясендә Тинчурин театры артисты Резедә Сәләхова әнә шулай дип белдерде. “Спектакльне татар тамашачысы кабул итә алырмы дигән шик бар иде. Ләкин режиссёр ничек куясың, шулай яңгыраш табачак дип тынычландырды. Ә нигә әле куймаска, ник гел тәти генә булып калырга, спектакльдәге проблемалар безнең татар халкына да хас бит”, – дип сөйләде ул.

 
“Мәдинә” спектакленең авторы һәм режиссёры – Илгиз Зәйниев. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, пьеса бераз үзгәртелеп биреләчәк. "Премьерага килүчеләр спектакль аша да гыйбрәт алырга, уйланырга мөмкин икәнен аңлаячак", - ди Тинчурин театры директоры.
Спектакльнең тагын бер үзенчәлекле ягы – әсәр ак шигырь рәвешендә язылган. “Шигъри формада эшләү җиңел түгел, рифманы, ритмны саклап тамашачыга җиткерү кирәк”, - дип сөйләде төп рольне башкаручы Резедә Сәләхова.

“Спектакль мәхәббәт турында, ул – үлмәс тема. Әмма аның матур ягы булган кебек, авыр, күңелсез ягы да бар. Мәхәббәт бит ул ягулык кебек. Ул зур эшләргә, алга барырга көч бирә. Шулай ук куркыныч фаҗигаләргә, җимерелүләргә дә китерергә мөмкин. Әгәр дөрес юлны сайламасаң тормышың җимереләчәк. Спектакль нәкъ менә шулар хакында сөйли,” – диде үзенең чыгышында төп рольләрнең берсен башкаручы Тинчурин театры артисты Артём Пискунов.
Спектакльдә сурәтләнгән мәхәббәт өчпочмагының өченче почмагында кем торуын артистлар әлегә сер итеп калдырды.
Спектакльнең премьерасы 7 апрельдә 18.30 да булачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ