РИИда ислам финанслары буенча курслар башланды
Бүген, 7 октябрь көнне, Россия Ислам институтында дин әһелләре өчен «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча теория һәм практика» программасы буенча курслар башланды. 2024 елның 7–11 октябрендә югарыда күрсәтелгән курслар кысаларында 36 сәгать күләмендә «Хәзерге Россиядә партнерлык финанслары: теория һәм практика» модуле узачак. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә.
Әлеге курсларда AAOIFIның (ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы) Россия һәм чит илләрдәге әйдәп буручы шәригать экспертлары, шулай ук ислам финанслары өлкәсендәге белгечләр лекцияләр укыячак. Алар арасында «Әл-Инма» банкының шәригать комитеты рәисе урынбасары, AAOIFIның шәригать шурасы әгъзасы Әл-Әтрам Габдрахман (Әр-Рияд, Согуд Гарәбстаны Корольлеге); ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, БИА эксперты Әл-Захрави Мөхәммәд Әйман (Димәшкъ, Сирия); ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты Габдрахман Галәүетдинов; ислам фәннәре докторы, ислам финанслары өлкәсендәге белгеч Әхмәт хаҗи Исаев; икътисад фәннәре кандидаты, сертификацияләнгән шәригать киңәшчесе һәм аудитор (CSAA), Ислам финанслары буенча Россия экспертлар ассоциациясе башкарма сәркатибе Мәдинә Кәлимуллина; ислам фәннәре докторы, AAOIFIның сертификацияләнгән шәригать эксперты, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек белгече Идрис хәзрәт Киемов.
Комментарийлар