«Россия ел методисты» бәйгесе
«Россия ел методисты» Бөтенроссия бәйгесе тәмамланды. Анда Минзәләдәге 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе призёр булды.
Конкурс эшләре цифрлы күнекмәләр (мәгълүматларны эшкәртү, мәгълүмат алмашу, мәгълүмати куркынычсызлык, цифрлы этикет, Чат-ботлар, кушымталар, сайтлар, ясалма фәһем белән эшләү. Функциональ грамоталылык, табигать белеме, уку, математика, цифрлы, финанс, мәгълүмати, тәнкыйди фикерләү. Метапредмет компетенцияләр: креативлык, аралашу, коллаборация, команда эше, эмоциональ һәм социаль интеллект юнәлешләре буенча кабул ителде.
Финалга 20 иң көчле конкурсант чыкты, алар «Укытучы», «Тәрбияче», «Әстәмә белем бирү укытучысы», «Урта һөнәри белем бирү укытучысы» номинацияләрендә җиңү өчен көрәштеләр. Һәр номинациядә җиңүчеләргә 100 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр, финалга чыгучылар сертификатлар һәм үз эшләрен бастырып чыгару мөмкинлеге бирелде. 2025 елда «Россия елы методисты» Бөтенроссия конкурсында Иваново шәһәреннән Наталья Безсинная «Укытучы» номинациясендә, Щелково шәһәреннән Екатерина Петрова «Тәрбияче», Новосибирск шәһәреннән Анастасия Коченова «Өстәмә белем бирү укытучысы», Чебоксардан Лариса Софронова «СПО укытучысы» номинациясендә җиңүче булды. «Профессиональ җәмгыятьне тану», «Профессиональ җәмгыятьне үстерүгә керткән өлеше һәм актив катнашуы өчен» «Алгоритмика. Россиянең санлы укытучылары» дигән махсус номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде.
Шунысын да әйтик: методистларның бу төрдәге бәйгесе быел беренче тапкыр үткәрелде. Үзләренең һөнәри осталыкларын илнең 82 регионыннан килгән 1800 педагог күрсәтте. Шулар арасында Минзәләдәге 5 нче балалар бакчасында эшләүче Анастасия Чекардова да бар. Бәйгедә ул үзенең югары дәрәҗәдә профессионал булуын, методик эшне һәм заманча белем, тәрбия бирүне тирән аңлавын күрсәтте.
Йомгаклау чарасы Россия мәгариф академиясе бинасында узды. Аны оештыручылар бу конкурсның мәгариф системасындагы чираттагы мөһим вакыйга булуын билгеләп үттеләр.
Фото: «Алгоритмика. Цифровые учителя России» матбугат үзәге.





Комментарийлар