Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия почтасы конкурста катнашырга чакыра

Россия почтасы Татарстан укытучыларын һәм укучыларын «Иң яхшы хат язу дәресе» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурсның таләпләре буенча, укучыларга тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсен сайлап, хат формасында инша язарга, ә укытучыларга хат язу дәресен үткәрүнең үз методик эшләнмәләрен юллау сорала. Тәкъдим ителгән номинацияләр арасында Гаилә елына, А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулуга, патриотлар темасына, почта хезмәтендә эшләүче гаилә династияләренә багышланган номинацияләр дә бар.

Конкурсны оештыручылар эпистоляр жанр традицияләрен яңарту, катнашучыларның игътибарын туган телгә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтү, педагогларга дәрес үткәрүнең үзенчәлекле методикаларын эшләүдә һөнәри осталыкларын күрсәтүгә юл ачу кебек максатларны алга сөрә.

Бу конкурс мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен генә үткәрелми. Биредә мәктәп һәм югары уку йортлары директорлары,  югары уку йортлары, колледжлар, кадет корпуслары, Суворов училищелары, сәнгать студияләре укучылары да, шулай ук балалар иҗат берләшмәләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, методика авторлары арасында иҗади фикер йөрткән яңа талантларны табу да төп максаты булып тора.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ