Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә беренче тапкыр мәктәп укытучылары компетенцияләрен бәяләячәкләр

Рособрнадзор РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә белем бирү сыйфатын бәяләүнең яңа методологиясен раслады. Ул мәктәп укытучылары компетенцияләренә анализ ясауны үз эченә ала. Бу хакта ТАССка Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сөйләде.

Музаев аңлатканча, элек мондый бәяләр балаларда белем алу нәтиҗәләре нигезендә генә төзелгән, бу төбәк буенча тулы картина бирмәгән. Индекс барлыгы 69 күрсәткечне үз эченә алачак. Аларны өч төп өлкә: балаларны әзерләү дәрәҗәсе, укытучыларның компетенциясе, шулай ук белем бирү инфраструктурасының сыйфаты буенча бәяләргә планлаштыралар.

Әлеге методология көзгә сыналачак дип билгеләнә.

 

ТАСС материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ