Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә «Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне узачак

«Профессионалитет» кластерларының Бердәм ачык ишекләр көне Россиянең 79 төбәгендә 19 октябрьдә узачак. Чараларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашачак, алар кирәкле эшче һөнәрләре белән таныша алачак, көллият һәм техникум студентлары нинди программалар буенча укуларын һәм илнең әйдәп баручы компанияләренә эшкә урнашу процессының ничек тормышка ашырылуын белә алачак дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте.

Предприятиеләр мәйданчыкларында бу көнне мәктәп укучылары өчен экскурсияләр узачак, анда аларны инфраструктура һәм заманча җиһазлар белән таныштырачаклар. Моннан тыш, балалар педагоглар һәм һөнәр осталары җитәкчелегендә практик биремне үтәүдә үз көчләрен сынап караячак һәм һөнәри сынауларда катнашачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ