Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия Мәгариф министрлыгының Интернетта баланың иминлеге һәм куркыныч сатып алулардан яклау буенча тәкъдимнәре

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Интернет киңлектә балалар һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итәргә һәм аларны шикле сатып алулардан кисәтергә ярдәм итә алырлык гамәли тәкъдимнәр эшләде.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, онлайн-кибетләр ассортиментында балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булган предметлар да бар. Шикле сатып алуларны булдырмас өчен, ата-аналарга балаларының Интернеттан нәрсә эзләүләренә игътибар итәргә һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү зарур. Шулай ук теге яки бу товарларга кызыксыну барлыкка килү сәбәпләре турында фикер алышырга һәм куркыныч булмаган альтернативалар тәкъдим итәргә кирәк. Әгәр балалар стресслы хәлдә булса, комплекслы ярдәм кирәк, шул исәптән белгеч-психологлар ярдәме дә. Экспертлар шулай ук балаларда сатып алуларга аңлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, реклама тәкъдимнәренә бәйле рәвештә тәнкыйть фикерләвен үстерергә, шулай ук техник яклау белән тәэмин итәргә киңәш итә.

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты материаллары буенча

Фото: ru.freepik.com сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ