Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиякүләм бәйгедә җиңгән тәрбияче Айсылу Лотфуллинаны каршы алдылар

Казанның 41нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә абсолют җиңүне яулады. 26 сентябрьдә Карачай...

Казанның 41нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә абсолют җиңүне яулады. 26 сентябрьдә Карачай-Черкесиядән Казанга җиңү белән кайткан тәрбиячене хезмәттәшләре һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин каршы алды.
Быел бәйге беренче тапкыр узды. Җиңү яулаган Айсылу Лотфуллина бәйгене киләсе елда Татарстанда уздыру мөмкинлеген алып кайтты. Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбиячесе исеме өчен 104 катнашучы көрәшкән: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Финалистлар презентация әзерләгәннәр, мастер-класслар һәм тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәргәннәр.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиңү белән кайткан укытучыга котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Айсылу Газинуровнаның республикабызга җиңү алып кайтуы –  безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга, мәртәбәле күренеш. Айсылу әле бик яшь. 12 ел стажының алтысын 41нче мәктәптә тәрбиячелек белән шөгыльләнә. Әмма ул шушы җиңүе белән татар телен, татар милләтен югарыга күтәрүче, аның дәрәҗәсен күрсәтүче, исемен аклаучы шәхес булып тарихка кереп өлгерде. Без аны бүген чын күңелдән котлыйбыз», –  диде Илсур Һадиуллин.
32 регион арасында абсолют җиңүне яулаган Айсылу Лотфуллина «шатлыгының эченә сыймавын» белдерде. Ул бәйгедә зур җаваплылык белән көч сынашуын билгеләп үтте. «Мин Татарстаныбызның исемен яклавымны аңлый идем. Шул сәбәпле мин бәйгедә бик дулкынланып, зур җаваплылык тоеп үземне күрсәттем. Татарстан данын шундый югары дәрәҗәгә күтәреп, исемебезне аклап, җиңүне үзебезнеке итеп кайтып китә алуыбыз белән мин бик канәгать», –  диде җиңүче.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ