Рөстәм Миңнеханов: «Сез, укытучылар – чын каһарманнар»
5 октябрь Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул үзенең чыгышында укытучылар һөнәре үзенчәлекле булуына басым ясады.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук укытучы һөнәре турындагы фикерләре белән уртаклашты. «Мин һәрвакыт хезмәттәшләремә әйтәм: мин беркайчан да эшли алмаячак берничә һөнәр бар – түземлек җитмәячәк. Ә сез, укытучылар – чын каһарманнар. Һәм монда, бу залда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң яхшылардан да иң яхшылары җыелды. Республика җитәкчелеге исеменнән барлык укытучыларга сезнең һөнәрегезгә хөрмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерәсем килә. Сез моңа лаек! Бәйрәмегез котлы булсын», – диде Татарстан Рәисе.
ТР Рәисе укытучыларга һәм педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы», «Татарстан Республикасының халык укытучысы», Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исемнәре, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале һәм башкалар тапшырылды.
ТР Рәисе Матбугат хезмәте материаллары һәм фотолары буенча
Комментарийлар