Саба балалары чалгы тота беләме?
Кәрим Тинчуринның «Ил» мелодрамасындагы печән өстен чагылдырган күренештә яңгыраган чалгычылар җырын хәтерлисезме әле? Биек-биек тауның бүләгеннәнКарт тимерче бизгә я...
Кәрим Тинчуринның «Ил» мелодрамасындагы печән өстен чагылдырган күренештә яңгыраган чалгычылар җырын хәтерлисезме әле?
Әйе, бар иде заманалар – авылның чалгы кайрау-чыжлауларына күмелгән печән өсте вакытлары! Шулай булмыйча?! Печән әзерләү авыл халкы өчен элек-электән иң җаваплы чорларның берсе саналган. Авыл кешесе җәйнең шактый өлешен, бар туган-тумачасын җыеп, мал-туарга терлек азыгы әзерләп үткәргән. Элек-электән чабылган үләнне хатын-кызлар шунда ук тараткан, әйләндерә-әйләндерә яхшылап киптергән. Аннары биек өемнәргә җыйганнар. Бу үзе бер матур йола булган. Шаяртулар, такмаклар әйтешеп, көннең ничек тиз узганын сизми дә калганнар.
Хәзер исә – яңа заман: күпчелек эшне техника башкара һәм кул хезмәте белән печән әзерләү йолалары халык арасында онытылып бара. Бу күренешне булдырмас өчен, Саба районының Сүлә авылында «Чалгы чыңы серләре» дигән исем астында мастер-класс оештырганнар. Чарада балалар чалгыны ничек әзерләүләрен, печәнне тигез итеп киптерү өчен ничек дөрес чабуларын караганнар, соңыннан үзләре кулларына чалгы тотып, чабып та караганнар. Татарстанда агымдагы елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булуын искә алып, балаларыбызны үзебезнең элекке йолаларыбыз белән таныштырып калдыру – бик тә кирәкле, изге гамәл, диләр әлеге мастер-классны оештыручылар.
Биек-биек тауның бүләгеннән
Карт тимерче бизгә ясап биргән
Чалгы белән кизән, коткар җирне,
Коткар алпавытлар биләвеннән.
Карт игенче белән үткен чалгы
Бергә эшләп шулай мәңге-мәңге,
Яңгыратып якын киң болынны
Җырлаганнар алар шушы җырны.
(Чалгы кайраган хәрәкәтләр ясыйлар, җыр дәвам итә.)
Куркытмый безне шул печән өсте, их!
Аңлар җир йөзе безнең ул эшне, их!
Кизәнгәндә кизән, чүп калмасын утырып.

Комментарийлар