Логотип Магариф уку
Цитата:

“Салават Купере “ торак районында балалар бакчасы ачылды

Казанның Киров районының Илһам Шакиров урамында 218 номерлы “Яркий” балалар бакчасы ачылды. 260 урынлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 14 төркем эшләячәк.

Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәләре, педагог-психолог һәм логопед кабинетлары бар , дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Исегезгә төшерәбез, Салават Купере торак районындагы балалар бакчасы быел төзелгән өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең берсе. Тиздән Бохара һәм Ягодинская урамнарында 260 һәм 80 урынлы тагын ике балалар бакчасы ачылачак. Һәр учреждение өчен үз дизайн-проекты эшләнгән.

“Яркий” балалар бакчасын төзү “Демография” илкүләм проекты буенча алып барылды.

Казан мэриясе матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ