Логотип Магариф уку
Цитата:

Севастопольдәге милләттәшебез: «Бөтен өмет – яшьләрдә» (ВИДЕО)

Әһәмиятен тарих раслаган

Россиянең Кара диңгез флоты базасы булган герой-шәһәр Севастополь грекчадан «дан шәһәре» дигән мәгънәне аңлата. Кышын катмый торган диңгезе, уңайлы  бухталары, яр буйларын калкан кебек саклый торган кыялары аны корабльләр тукталышы өчен отышлы итә. Севастопольнең, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек үк, федераль дәрәҗәдәге  шәһәр булуы шунда ук  сизелә. Тоташ тезелеп киткән  мәһабәт биналары, чисталык... ачык һавадагы музей дисәң дә хата булмас. ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы булып торган  берничә меңьеллык Херсонес,  ике сугышка (1853—1856 еллар – Кырым-Россия бәрелеше, 1941—1945 еллар – БВС) бәйле хатирәләрне искәртүче йөзләгән һәйкәл, танышу өчен кызыклы тарихи урыннар бар биредә.
1941 елның 30 октябреннән 1942 елның июленә кадәр  дәвам иткән Севастополь өчен барган орышта Совет гаскәрләре  200 481 кешесен югалта.
Биредә күп нәрсәнең диңгезгә һәм сугышка бәйле булуы табигый. Туристларны җәлеп итүче төп объект, әлбәттә, Диңгез музее. Трофей төрек пушкаларыннан 1778 елда коелган 5616 килограммлы Томан чаңы турында төрле риваятьләр йөри. Беренчедән, аның ярдәмендә диңгездә томан җәелгән чакта хәбәр биргәнгә күрә, аны Томан чаңы дип атаганнар. Имеш, Россия беренче Кырым сугышында җиңелгәннән соң, французлар аны, Парижга алып китеп, Нотр-Дам калкулыгына куйганнар. Илчеләр тырышлыгы белән 1913 елда аны кабат илгә кайтарганнар.
Сугыш вакытында әллә ни зыян күрми калган тарихи корылмалар да юк түгел. Әйтик, 1849 елда төзелгән һәм Диңгез китапханәсенең китаплар саклагычын җилләтү өчен файдаланган Җил манарасы шундыйлардан. Мифологик образлар белән бизәлгән ул корылманы бер күрүдә үк истә калдырасың. Цилиндр рәвешендә эшләнгән «1854–1855 еллардагы Севастополь оборонасы» панорамасы үзенең масштаблыгы ягыннан таң калдыра һәм  анда шактый гына тарихи шәхесләрнең  сурәтләнүе дә кызык. Заманында баталист-рәссам Франц Рубо җитәкчелегендә  Шенхен, Мерте, Фрош кебек бер төркем нәкышчеләр һәм Бавария сәнгать академиясе студентлары Мюнхенда   иҗат иткән   әлеге панорама, ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы вакытында фашистларның мишененә әверелә. Аны 1954 елда, Кырым сугышы тәмамлануның 100 еллыгы уңаеннан, яңабаштан ясап куялар. Севастопольдән ерак булмаган Херсонеста меңьеллык балык тозлау базларын күрү генә түгел, анда греклар һәм татарларның  тарихта калган шанлы эзләрен дә ачык шәйләргә була.
Дөнья гизгән ир-егет
Севастопольгә килүнең төп максаты Сабан туенда катнашып, бер шагыйрә язганча, «сибелгән татарның газиз балалары» белән аралашу иде. Әмма таҗлы вирус аркасында Сабантуй булмады. Шулай да без милләттәшләребез белән очрашу җаен таптык. Биредәге татарлар җәмгыятен җитәкләүче һәм соңгы 20 елда җирле радиодан татарча тапшырулар алып баручы Җәмил  Шәмши улы Хисаметдинов белән Кара диңгезгә йөз баккан «Адмирал» ресторанында рәхәтләнеп, сөйләшеп утырдык.

Сиксәнен түгәрәкләп килүче Җәмил ага тумышы белән Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан икән. Кунакка кайткан туганнарына ияреп, 14 яшеннән Бакуга чыгып киткән. Шулай итәргә сәбәбе дә була: Җәмилнең укырга омтылышын күрә торып, үги әнисе «йөрмәсен, эшләсен, дыкы чыксын» дип, 8 нче сыйныфка Шәйморзага җибәрмәскә омтыла. Тик дөнья күрергә, белем алырга атлыгып торган мишәр малаен туктатам димә.
– Әнвәр, Шәүкәт, Сания, мин – дүрт бала идек без. Мин төпчек. Әтәй үзе агротехник булгангадыр инде, агроном ясыйм  мин синнән дип, кечкенә  төймәле счётында җирләрне чутлаттыра торган иде. Әтәйдән авыл советыннан белешмә алып бирүен үтенәм, ә ул:  «Мин  оятын кая куярмын, ничек  авылны ташлап китәсең», – дип тотынды  сулкылдап еларга. «Йөзеңә кызыллык китермәм, зинһар ал», – дип  ялына торгач, теләгемә ирештем.
Үсмер Бакуга баруга 10 айлык төзүчеләр мәктәбен, аннан төзелеш техникумын тәмамлаган, читтән торып, Мәскәүнең Бөтенсоюз  азык-төлек сәнәгате институтында  экономист һөнәре алган. Җәмгысы  төзелеш системасында 60 ел хезмәт куйган Җәмил аганың Севастопольдә яши башлавына да өч дистәдән артык   гомер узган.
– Бирегә мин, Йәмән республикасында өч ел хәрби объектлар төзелешендә эшләп кайтканнан соң, гаиләм белән килеп төпләндем. Улыбыз Эмиль зуррак, ә игезәкләребез Ренат белән Марат 5 нче сыйныфта гына укый иде әле ул чагында. Гарәпләр Мөхәммәтҗәмил дип йөрттеләр үземне. Аз-маз булса да аларча да сукалый торган идем.
Яшьрәк чакта комсомол секретаре, аннан профсоюз оешмасы лидеры булган Җәмил ага, монда килүгә үк, татар иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә кушылып киткән. 3 меңнән артык татар яшәгән  шәһәрдә нинди генә чара узасы булса да, үлем-китем булса да  әлегә кадәр аңа шалтыраталар икән. 

– Биредә татар җәмгыяте оешуга 26 ел. Бу хәрәкәтнең башында торган Шәфыйков Хәдис Емельянович, Фәхретдинов Гадан Абубакировичларның рухлары шат булсын, аларның   эшен бүген балалары дәвам итә. Үзебезнең бина булганга да 10 ел. Киленебезнең әтисе – кодам Виктор Яковлевич шәһәр советы рәисе урынбасары булып эшләгәндә бина белән булышты, – ди Җәмил ага. – Тик менә вакыт-вакыт җылылык өчен, Интернет өчен   түләү кыенлыклары бар.
Баксаң, радиода татарча тапшырулар алып бару да җәмәгать башлангычында гына икән.  Җәмил аганың инициативасы белән башланган эш булган ул. Аена бер тапкыр 45 минутлык тапшырудан башланган эфир  вакыты хәзер 30 минутка калган.  
–Халык шуны зар-интизар булып көтеп тора. Ярты сәгать сөйлибез, нигездә, Татарстан яңалыкларына тукталабыз, соңыннан татар көйләре, котлаулар бирәбез. Минем исәптә барлыгы 257 тапшыру.  Ике кеше алып барабыз. Заманында Дания Алиева белән дә, клоун Рим Дин белән дә  эшләдек. Хәзер  рус телендәгесен  Алексей   Измайлов  алып бара.   Ул үзе   гарәпчә дә яхшы укый. Катнаш гаиләдә тәрбияләнгән – әтисе  безнең кеше, әнисе рус милләтеннән. Алексей татар иҗтимагый оешмасында да минем ярдәмчем вазифаларын башкара. Халыкны туплау соңгы вакытларда күзгә күренеп авырлаша, гайрәт чиккән чаклар да була. Вирус та үзенекен итә торгандыр инде... Шулай да Ураза вакытларында, Корбан бәйрәмнәрендә күп-ләп җыелабыз. Узган Корбан бәйрәмендә дә берәү шалтырата: «Җәмил Шәмшиевич, алты кеше килсәк буламы?» – ди. Хет 100 кеше килегез, күңелебез киң – урын гына тар, димен. Татарны санлаган кеше килсен – сүзебез юк. Милләттәшләребез арасында ерак араларга йөзүче кораб капитаны, педагог Миргалим Миңнегулов, отставкадагы адмирал  Зиннур  Ляпин, Сабир Ямлиханов, Азнаф Алиев  кебек горурланырлык шәхесләребез шактый.  Шуңа күрә дә  җәмгыятебезнең  Мактаулы әгъзасы дигән исем дә булдырдык.   
94 яшьлек  Сәрия апа   да әле булса безнең арада, үз татарым дип, чараларда катнашып  йөрүен белә.  Улымны киленебез Динә  белән дә ул таныштырды. Ни кызганыч, милли йолаларыбызны санлап яшәүче өлкән буын әкренләп китеп бара. Шуңа күрә дә оешмага яшьләрне тарту бик мөһим,– ди аксакал.  
 Җәмил аганың дүрт оныгы үсеп  килә.   Иң өлкәне  Наил, Мәскәүдә музыка көллияте тәмамлап, хәрби оркестрда уйный икән.  Нахимов  исемендәге көллият курсантлары белән  бергә парадта да  катнашкан. Улы Ренат – хәрби инженер. Севастопольнең  атом энергиясе һәм сәнәгате институтын тәмамлаган.
Менә шундый гади, эчкерсез милләттәшебез белән милләтнең киләчәге турында шактый гәпләшеп утырдык. «Бөтен өмет – яшьләрдә», – диде ул.
 Яшьләрне җәлеп итүдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының ярдәме кирәк. Безнекеләр яшьләрне тарту, оештыру алымнарын беләләр. Әгәр урыннарда шундый булышлык булмаса, татар җәмгыятьләре, өлкәннәр белән бергә картаеп, юкка чыгарга да мөмкин бит.
Җәмил аганы озата чыккач, паркта аның күптәнге танышы Геннадий дәдәйне очраттык. Кочаклашып күрештеләр: бу агай чуваш иҗтимагый үзәге активисты икән... Безнең татар кайда да килешеп, тел-лөгать алмашып яши белә.

 

Расиха ФАИЗОВА

 

Сөмбел ТАИШЕВА фотолары һәм видеосы

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ