Логотип Магариф уку
Цитата:

Халык педагогикасы тәҗрибәләре

Халык педагогикасында күп кенә тәрбия юнәлешләре һәм закончалыклар, тәрбия алымнары, ысуллары бары тик халык тәҗрибәсенә генә таянылса да, без анда, тирән уйланылган һәм гомумиләштерелгән тәрбия эше белән бергә, бик гади һәм артта калган кануннарны да күрәбез.

Наил Фазылов,

Казандагы 155 нче гимназия директоры,

югары квалификация категорияле

география укытучысы

 

Бу хәл халыкның иске карашларын гына чагылдырмый, моны элеккеге заманда язу-сызу һәм әлифбаның булмавы белән дә аңлатып үтү урынлы булыр. Шуңа күрә халык педагогикасы белемнәрен халык арасында киң күләмдә таратып та булмаган. Чөнки камил педагогик белемнәр, тәрбия өлкәсендәге артта калган уй-фикер һәм кануннарны кысрыклап чыгара алыр иде. Шулай ук, халык тәрбиясендә гади һәм камил педагогик белемнәрнең бергә яшәве, халыкның педагогик фикер үсеше дәрәҗәсе төрле булуны да күрсәтә.

Шулай булуга да карамастан, халык педагогикасы акрынлап үсә, яңара бара. Халык балаларны, яшьләрне тәрбияләү эшен камилләштерү белән даими кызыксына. Шуңа күрә ул педагогик белемнәрне үстерүне иң мөһим мәсьәлә дип саный башлый.

Халык педагогикасын үстерүнең төп чыганагы – уңай тәҗрибә. Халык балаларны тәрбияләүдәге уңай тәҗрибәгә бервакытта да каршы килмәгән һәм аңа ихлас күңел биреп, аны кабул иткән. Халык арасында шундый сөйләшүләр дә булып алган: «Әйтик, ни сәбәптән Закирҗанның малайлары кече яшьтән хезмәт сөючән, ә Нигъмәтҗанныкы исә, хезмәтнең ни икәнен дә белмиләр? Моның сәбәбе нидә икән? Самат кызларының уңганлыгы шаккатыра, алар бәйли дә белә, йорт эшләрен дә җиренә җиткереп башкаара, ә инде Кыямныкылар, аркылыны буйга алып салмыйлар. Шуның сәбәпләрен белергә иде. Әхмәтҗанның балалары чүкеч белән дә эшли белә, балта эшенә дә, агачтан сырлап матур  бизәкләр ясауны да булдыралар. Куллары алтын аларның. Моны нәрсә белән аңлатырга?» – шикелле сораулар куеп, бер-берләре белән әңгәмә корганнар, шундый сорауларга җаваплар табарга тырышканнар. Төрле гаиләләрнең, аерым гаиләләрдәге тәрбия һәм хезмәт тәҗрибәсе белән кызыксынулары да шул хакта сөйли. Мондый фикер алышулар, бала тәрбияләүдәге уңай тәҗрибәне өйрәнергә һәм аны тормышта кулланырга мәҗбүр иткән. Бер үк вакытта халык тискәре күренешләргә, шәһәр яки авыл урамында балаларның үз-үзләрен тотуда булган күңелсез хәлләргә юлыгуын бергәләп, тәнкыйтьчел карарга һәм тиешле гамәлләр кылырга өйрәнәләр. Шулай итеп, төрле тәрбия чараларын бергәләп өйрәнү тәҗрибәсен файдалануның тирәлеге даими рәвештә киңәя һәм үсә барган. Ул халыкның үзара педагогик мирасын тәшкил иткән. Халык педагогикасының җәүһәрләре үсүгә тагын бер адым булган.

Уңай тәҗрибәне татар халкы, үзенә бик якын булган тирә-күрше милләтләрдән дә ала барган. Халыкларның дуслыгы, бергә хезмәттәшлеге аркасында, педагогик хезмәттәшлекне дә үстерүгә ярдәм иткән. Бу уңайдан татар-чуаш әйлән-бәйлән уеннарын; татар, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт һ.б. халыклар катнашында үткәрелгән Сабантуйларны искә төшерү урынлы булыр.

Моны инде, әле уку-язу да булмаган чорда һәм максатчан тормыш итүдә халык педагогикасын үстерүнең тагын бер чыганагы дип санау, урынлы. Уен яисә эш барышында ата-аналар балаларын төрлечә күзәткәннәр. Уен барышында күзәтү гади генә бер ысул булса да, эш дәверендә ул аерым максатка әверелгән. Алдагы күзәтүләргә һәм тәҗрибәгә нигезләнеп, ата-аналар яисә укытучы-тәрбиячеләр балаларга педагогик нәтиҗәлелеге югары булган уеннар кертүне максатка ярашлы итеп санаганнар. Шулай ук төрле бәйрәмнәрдә, күңел ачу кичәләрендә яшьләрнең үз-үзләрен тотышын күзәтү дә аңлы рәвештә башкарылган. Соңыннан, баласы белән әңгәмә вакытында, ата-ананың киңәшләре, баласын кеше арасында үзен тагын да яхшырак тотарга, тырышып эшләргә рухландырса, башкалар алдында баланың үз көченә ышанычын ныгыткан. Аңарга биргән шелтәләү яисә киңәш һәм тәкъдимнәр, баланы аеруча сизгер булырга өйрәткән. Башка авылдашлар алдында шелтә алу бала тарафыннан авыр җәза итеп кабул ителгән. Шуңа күрә, киләчәктә тискәре хәлләрне ул яңадан кабатламаган, соңыннан үзенең уенын, эшен зур тырышлык куеп, төгәл итеп башкарган.

Халык педагогикасының киң таралган тагын бер чыганагы – әңгәмә саналган. Ул тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар арасында тормышка ашырылган. Әңгәмәләр, белем-тәрбия өлкәсендә тупланган мәгълүматларның файдалы һәм нәтиҗәлеләрен сайлап алырга, ышанычсыз һәм дәлилсез булганнарын кире кагарга ярдәм иткән. Шулай итеп, әңгәмә уңай педагогик тәҗрибәне туплауга һәм халыкның педагогик фикерен үстерүгә зур өлеш кертә барган. Әйтик, төрле буын вәкилләре арасындагы әңгәмәләр барышында яшь балага үзенең аңлау-фикерләү тәэсирләрен зирәк карт фикерләре белән чагыштырып карау мөмкинчелеге туган. Шул нигездә, халыкның рухи-әхлакый тәрбиясендә уңай фикерләр һәм кагыйдәләр өстенлек ала барган.

Халык педагогикасының бик гади рәвешле булуы аркасында, сынаулар, фәнни тәҗрибәләр булмаган. Теге яки бу педагогик процессны анализлап карау мөмкинлеге дә җитенкерәмәгән. Язу, әлифба булмаганлыктан, халыкның педагогик казанышларын бергә җыйнап, гомумиләштерү һәм билгеле бер системага салу эше аерам бер эзлеклелеккә китерү эше тормышка ашырылмаган. Ләкин халык мөмкин булган барлык чаралар ярдәмендә яшьләрне тәрбияләүдә уңай тәҗрибәнең таралуына һәрьяклап булышкан. Шулай итеп ул педагогик белемнәрнең үсүенә ярдәм иткән.

Халык педагогикасы, фәнни педагогикага чаклы бары тик тәҗрибәгә генә таянган. Халык белемнәре һәм мәгълүматлар, халыкның педагогик авыз иҗаты булып кына калган. Аның төп максаты, балага белем бирү һәм бала тәрбияләүнең халык тарафыннан хупланган бурыч һәм максатларын, ысул һәм чараларын, педагогик күнекмәләрне туплау, саклау, үстерү һәм тарату булып торган.

Халык педагогикасы, фәнни педагогикадан үзенең аерым бертөрлелеге белән аерылып тора. Бу инде аның төп үзенчәлеге. Халык ихтыяҗларына хезмәт иткәнлектән, әлеге педагогик мирас үзенең гади, халыкчан булуы белән аерылып тора. Бу да халык педагогикасының төп үзенчәлекләреннән берсе. Үзенең караш һәм мәнфәгатьләренә туры килмәгән өйрәтү-тәгъбирләрне халык кире кагарга тырышкан, шуңа күрә тәрбия тәҗрибәсендә аларның урыны зур түгел, яраксызы аның халык теленнән үзе үк төшеп калган. Тик шулай да анда, тарихи шартлар тәэсире буларак, искергән, хәтта замана карашлары белән бергә туры килмәгән, тәрбиялелек төшенчәсен халыкча аңлауга капма-каршы булган өйрәтүләрнең һәм тәҗрибәләрнең дә булуы билгеле. Моңа мисал итеп, шундый мәкаль һәм әйтемнәрне китереп үтү урынлы булыр. Әйтик: «Эш бүре түгел, урманга качмас», «Ир укыса, солтан булыр; хатын укыса, шайтан булыр», «Угрыны урлаган өчен түгел, тотылган өчен хөкем итәләр», кебек мәкаль һәм әйтемнәр шундыйлардан. Шулардан, иң соңгысының, безнең заманага да туры килү ихтималы бар.

Халык педагогикасының тагын бер үзенчәлеге шунда, ул халыкның тормыш ихтыяҗларын, уй-хыялларын, идеалларын һәм дөньяга карашларын гадел һәм тирән итеп чагылдыра. Шуңа күрә халыкның педагогик мирасын, иҗтимагый аңның, бик әһәмиятле һәм кирәкле чагылышы дип карау урынлы.

Халык педагогикасында тәмамланган педагогик хезмәтләр дә, халык хәтерендә сакланып калган талантлы педагогларның исемнәре дә, фамилиялре дә юк. Ләкин бу халыкта тегесе дә, монысы да юк дигән сүз түгел. Эш шунда ки, педагогик идеяләр халыкта башка белемнәр белән бергә, беррәттә сакланган. Ә күренекле педагогларның исеме, беренчедән, беркем тарафыннан теркәлеп барылмаган, икенчедән, бу педагогик идеяләр, халык массаларының фикерен чагылдырып, әкренләп, андый педагогларны югалта барганнар һәм бары тик халык фикере булып киткәннәр. Монысы да халык тәрбиясенең бер үзенчәлеге. Бу инде шәхси педагогик карашларның халык фикерләре белән бергә туры килүен, теге яки бу педагогик белемнең тормышчан әһәмияте булуы хакында сөйли. Халык өчен кемнең нинди фикер беледерүе әһәмияткә ия булмаган. Гади халык өчен педагогларны ачыклау, аларны хәтердә саклауның бернинди дә әһәмияте күренмәгән. Авылдашлар, туган-тумачалар, дус-ишләр тәрбия эшендә терәк булудан тыш, элек ниндидер зур эшкә тотынганда, аксакаллар белән киңәшкәннәр, аларның фатихасын алганнар. Кызганычка каршы, хәзерге заманда мондый кыйммәтле тәртипләр юкка чыккан һәм онытылган.

Иң әһәмиятлесе, үткән чорның күренекле педагоглары халыкның педагогик карашларын, тәрбия тәҗрибәсен өйрәнүгә зур әһәмият биргәннәр. Күренекле педагоглар, халык педагогикасы нигезендә, бүгенге педагогика фәнен булдырганнар һәм аны баетканнар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ