Синоптиклар Татарстанда буран, кар көртләре һәм күз күреме начарлану хакында кисәтте
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1..-6 градус, көндез 0..-4 градус тәшкил итә.
Татарстанда яңа атна көчле кар яву, буран белән башлана, күз күреме 500 метрга кадәр начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар