Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык булуы турында кисәтә
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы саклана.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 23 декабрьдә Татарстанда җепшек кар явуы көтелә.
Иртән һәм төнлә республика территориясендә урыны белән томан төшәргә мөмкин.
Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, кайвакыт 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы +2..-3 градус була.
Синоптиклар шулай ук көчле җил хакында кисәтте.
Комментарийлар