Логотип Магариф уку
Цитата:

Соңгы ике елда Казанга Россия төбәкләреннән 153 педагог эшкә күчте

Башкалабызның белем бирү оешмаларына эшкә күчүчеләр арасында Башкортстан, Марий Эл, Чуваш республикаларыннан, Киров, Оренбург, Самара, Ульяновск өлкәләреннән килүчеләр күбрәк. Мондый мәгълүматларны Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов җиткерде.

«Шәһәр үсеше стратегиясе турында җентекләп фикер алышканда, 2030 елга планнар язган идек, Меңьеллыктан соң Казан, ким дигәндә, Идел буе, күрше республикалар, Якын Урал халыкларын җәлеп итеп торган үзәк булырга тиеш, дип сөйләдек. Монда белем алырга киләчәкләр, шул исәптән алдынгы карашлы кешеләр күчәчәк дип хыялланган идек», – дип уртаклашты мэр Илсур Метшин.

Аның сүзләренчә, шәһәргә конкурс нигезендә иң яхшы белгечләр килә. «Белгечләр җитмәү сәбәпле, без һәр яңа укытучыга бик шат. Укытучылар җитмәгәнлеге тулаем бөтен Россия буенча күзәтелә. Республика рәисенә рәхмәт, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бу мәсьәләгә игътибар итә. Без социаль ипотека буенча тораклар төзүне дәвам итәбез һәм, әлбәттә, иң уңайлы шартлар тудырабыз», — диде шәһәр башлыгы.

Педагог булырга теләүче укучылар өчен ел саен педагогик кадрларны максатчан әзерләүгә конкурс үткәрелә. Бүгенге көндә максатчан квота буенча югары уку йортларында 215 студент укый. Әзерлек программасының шартлары арасында — мәҗбүри эшкә урнашу һәм укуны тәмамлаганнан соң кимендә биш ел эшләү.

Быел Казан мәктәпләрендә югары педагогик белем турында диплом алган 22 яшь белгечне көтәләр.

2022 елдан «Казанның яңа педагогик сыйныфы» шәһәр проекты гамәлгә ашырыла. Бу уку елында шәһәрнең 28 мәктәбендә 54 психологик-педагогик сыйныф эшләячәк. Проект укучыларга булачак һөнәрләрен тирәнтен өйрәнергә ярдәм итә. Укучылар ел дәвамында университетлар белән хезмәттәшлек итәләр, төп белем бирү программасы белән беррәттән психология һәм педагогика өйрәнәләр, шулай ук башлангыч мәктәп балалары белән беренче сыйныф сәгатьләрен үткәрәләр.

Укытучылар көненә «Казанның яңа педагогик сыйныфы» грант конкурсы үткәрелә. Конкурс ике номинация буенча уза:

«Педагогик старт» — мәктәп укучылары өчен педагогик юнәлештәге социаль әһәмияттәге проектны гамәлгә ашыруга грант.

«Педагогик драйвер» — психологик-педагогик юнәлештәге сыйныфлар эшен иң яхшы оештырган  белем бирү оешмалары өчен грант.

Узган ел конкурс нәтиҗәләре буенча «Педагогик старт» номинациясендә биш проект билгеләнде, аларны гамәлгә ашыруга 100 000 сум бүлеп бирелде, ә «Педагогик драйвер» номинациясендә дүрт җиңүче ачыкланды – алар 400 меңнән алып 1 млн сумга кадәр бүләкләүгә ия булдылар.
 
                                                                                                                                                              Казан шәһәре мэриясе порталыннан
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ