Логотип Магариф уку
Цитата:

Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовка бюст куелачак

16 апрельдә Ялтада Советлар Союзы Герое, Ялта шәһәренең мактаулы гражданины Гали Мәҗитовка бюст ачылачак.

Аны Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче сынчы Винера Абдуллина иҗат иткән. Бюстны урнаштыру һәм аның тирә-ягын төзекләндерүне Татарстан Республикасы үз өстенә ала. 

– Нигездә, бюст ике ай дигәндә эшләнеп бетте. Бу гади портрет кына түгел, күп вакыт геройның орден-медальләрен эшләүгә китте, чөнки монда, бердән, аларның барысын да урнаштырып бетерү бурычы торса, икенчедән, пропорцияләрне саклау бик мөһим иде, – ди автор, кайбер нәрсәләргә ачыклык кертеп.

 

Чыннан да, данлы юл узган каһарман милләттәшебез, Советлар Союзы Герое Гали Мәҗитовның күкрәген сигез хәрби орден: Ленин, Александр Невский, Сугышчан

Кызыл Байрак (ике), Ватан сугышы (ике), Кызыл Йолдыз (ике)  һәм 24 медаль бизи. 

Каһарманга бюст урнаштыру мәсьәләсе 2023 елның октябрендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегациянең  Ялта җитәкчелеге белән очрашу вакытында хәл ителгән була. 

Расиха Фаизова

Фотолар Винера Абдуллина архивыннан

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ