Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар мэриясендә стажировка үтәчәк

Казан студентларын шәһәр мэриясендә стажировка үтәргә чакыралар.

Казанда көллият һәм югары уку йортлары студентларыннан стажировка узуга гаризалар кабул итү башланды. Анкетаны теләгән һәркем җибәрә ала. Алар арасыннан шәхси вакытларын шәһәр процессларын өйрәнүгә багышларга әзер 30 актив һәм кызыксынган студент сайлап алыначак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова. Бу хакта "Татар-информ" Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.

«Беренче чиратта мондый стажировкалар студентларны шәһәр хуҗалыгы төзелеше, мэрия учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан кертелде. Һәр коллективта нәтиҗәле эшләү өчен тәҗрибәле профессионаллар һәм хезмәт юлын яңа башлаучылар балансы булу мөһим. Без командабызда калган егетләргә һәм кызларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Соңгы елларда безгә, тәҗрибә уртаклашуны сорап, төрле муниципалитетлардан мөрәҗәгать итүче коллегаларыбыз саны арта бара. Әлеге эшкә рәхәтләнеп алынабыз, хезмәттәшлек аша тәҗрибә туплыйбыз», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.

Гариза бирү өчен 1 мартка кадәр анкета җибәрү зарур. Конкурс нигезендә сайлап алуны узган студентлар стажировкага чакыру алачак. Тулырак мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.

Быел сайлап алынган катнашучыларны мэриянең төп эш юнәлешләре: төзекләндерү, социаль сәясәт, шәһәр төзелеше, икътисад, торак-коммуналь хуҗалык буенча командаларга берләштерәчәкләр. Аларга бүлекчәләрдән остазлар беркетеләчәк. Бу студентлар өчен стажировка нәтиҗәләре буенча проектлар әзерләүдә эксперт ярдәме булса, Башкарма комитет өчен – яңа идеяләр алу һәм шәһәр мәсьәләләрен хәл итүгә яңача якын килү мөмкинлеге.

Узган ел мэрия тарафыннан 17 стажировка программасы гамәлгә ашырылган, аларда 383 кеше, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең хакимият органнары вәкилләре катнашкан. Шулай ук Казахстаннан һәм Үзбәкстаннан муниципаль хезмәткәрләр дә чакырылган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ