Логотип Магариф уку
Цитата:

Студентлар отрядлары агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә эшли

2026 елда Татарстанның студентлар отрядларында 600 дән артык катнашучы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә хезмәт куйды.

Барлыгы 617 яшь белгеч җәлеп иттелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Студентлар Татарстанның 24 муниципаль районындагы 52 предприятиесендә эшли. Җәйге сезонның иң кызу вакытында кырларда 200 гә якын кеше эшли.

Студентлар арасында популярлык казанган һөнәр –  механизатор.  Бу юнәлештә 147 кеше хезмәт куячак. Шулай ук студотрядларда катнашучылар яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышы җыю белән шөгыльләнәләр. Икенче ел рәттән алар Әлмәт районында кәбестә җыюда катнашалар, ә җәй ахырында  Чүпрәле районында алма җыячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ