Сынауларга әзерлек бара
Тугызынчы сыйныф укучылары арасында рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе узачак.
2026 елның 11 февралендә 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе үткәреләчәк. Бу барлык чыгарылыш укучылары өчен мәҗбүри сынау – аннан башка укучылар дәүләт йомгаклау аттестациясенә һәм имтиханнар тапшыруга кертелмәячәкләр. Республиканың 1228 белем бирү оешмасы базасында узачак әлеге әңгәмәдә 48 меңнән артык укучы катнашачак. Бу сынауда 38 катнашучы өчен йомгаклау әңгәмәсен өйдә уздыру оештырылачак. Рус теленнән эшне башкару өчен һәр катнашучыга 15 – 16 минут, сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә әзерлек өчен бер минут вакыт бирелә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучыларга тиешле документлар булганда башкару вакытын 30 минутка артык бирү каралган.
Сынау барышында укучы текстны кычкырып укырга, өстәмә мәгълүмат кулланып сөйләргә, сайланган темаларныңберсе буенча монолог төзергә, сыйныфташы белән әңгәмә корырга тиеш. Экспертлар биремнәрнең турыдан-туры җавап процессында башкарылуын, хәзерге рус әдәби теле нормалары үтәлешен исәпкә алып, махсус эшләнгән критерийлар буенча бәяли, – дип белдерә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.





Комментарийлар