Тәрбиячеләрне тәбрикләделәр
Бүген Теләченең «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Тәрбиячеләр көне уңаеннан күркәм чара узды.
Җырлар белән үрелеп барган чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова, район мәгариф бүлеге методисты Анна Сәетова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Резедә Якупова тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.
Зөлфия Ибраһимова тексты һәм фотолары.





Комментарийлар