Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар КВН лигасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

13 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында татар КВН лигасының туган көне уңаеннан зур уен узачак. Чара әлеге хәрәкәтнең 30 еллыгына багышлана. Бу хакта татар КВН лигасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сәхнәдә 11 команда чыгыш ясаячак: «Әкәмәт», «Дилүс улы», «Кампи», «Мәяк», «Сәнгать ФМ», «Нәмәкәй», «Тәп-тәти», Татар КВН лигасы җыелмасы, «Әйдә, ШаяРТ!» лигасы җыелмасы, «Оба-на» (Яр Чаллы шәһәренең 84 нче лицее), «Мәхәббәт» (Яр Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе). Алар арасында инде легендар юмористлар да, КВНның яңа буыны вәкилләре дә бар.

Юбилей уенында командаларның чыгышына«ТНВ» каналы алып баручысы Айваз Садыйров, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, татар эстрадасы җырчысы Булат Бәйрәмов, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты каршындагы Индустриаль-педагогика көллияте директоры Рөстәм Хуҗин, беренче татар рэперы Шәкүр бәя бирәчәк.

Фото: татар КВН лигасы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ