Татар музыка фестивале милли мирасны барлый
Казанда кичә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең тантаналы ачылышы узды.
Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» Х татар музыкасы фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзе дә яңгырады.
«Сезне күренекле композитор һәм музыка эшлеклесе Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасының унынчы юбилей фестивалендә чын күңелдән сәламләвемә шатмын. Бу вакыйга инде күп еллар дәвамында төрле буын татар композиторлары иҗатын яратучыларны берләштерә һәм безнең бай мәдәниятебезгә һәм татар халкы мирасына карата аерым бер дулкынлану хисе формалаштыруга ярдәм итә.
Нәҗип Гаяз улы Җиһановның искиткеч таланты, көч-куәте, сәнгатькә тугрылыгы, музыка иҗат итүдә тукталып калмыйча, киңкырлы җәмәгать эшчәнлегендә дә чагылыш таба. Казан дәүләт консерваториясе, Консерватория каршындагы махсус урта музыка мәктәбе, Дәүләт симфоник оркестры, ТАССР Композиторлар берлеге һәм республикабызда профессиональ музыка нигезен тәшкил иткән күп оешмалар аның хезмәт җимешләре булып тора.
«Мирас» фестивале уза торган Дәүләт Зур концерт залында да Нәҗип ага рухы сизелә. Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга уңышлы чыгышлар, онытылмас тәэсирләр телим!» – диелә сәламләү сүзендә.
Фестивальнең беренче концерты татар композиторларының юбилейлары – Алмаз Монасыйповка –100 ел, Фасил Әхмәтовка 90 ел тулуга багышланды.
Мәгълүм булганча, Алмаз Монасыйпов – күренекле татар композиторы, музыка сәнгатенең зур казанышлары дип танылган кызыклы һәм үзенчәлекле әсәрләр авторы. Татар композиторлары арасында беренчеләрдән булып заманча музыкада милли традициянең бәет, мөнәҗәт, китап көе кебек борынгы катламнарына мөрәҗәгать итә. “Муса Җәлил” симфония-поэмасы, “Тукай аһәңнәре” вокаль-симфоник поэмасы татар музыка классикасы дип санала. XX гасырның икенче яртысындагы иң күренекле татар композиторларының берсе. Композитор яшьтән үк алдынгы карашлы, кыю новатор, югары белемле һәм җитди фикер йөртүче музыкант буларак таныла.
Концерт аның “Муса Җәлил” симфоник поэмасы белән башланды. Әсәрне Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры дирижер Тао Линь җитәкчелегендә башкарды. 1990 елда Алмаз Монасыйпов симфоник оркестр өчен «Салих Сәйдәшевкә музыкаль бүләк» иҗат иткән. Автор бу багышлавында татар профессиональ музыкасына нигез салучы Сәйдәшевкә үзенең тирән хөрмәтен белдергән. Тамашачы әлеге әсәрне дә җылы кабул итте.
Җитди музыка остасы гына түгел, Алмаз Монасыйпов шул ук вакытта республикада гына түгел, аннан читтә дә тыңлаучыларның мәхәббәтен яулаган бик күп популяр җырлар һәм романслар авторы буларак танылган. Аның романслары һәм җырлары үзенчәлекле көйләре, дәртле ритмы, бай гармониясе белән аерылып тора. Әсәрләре эстрада оркестрлары тарафыннан яратып башкарыла. «Хыяллар» фокстроты Олег Лундстрем җитәкчелегендәге танылган джаз-оркестр репертуарына кергән.
Композиторларның романслары һәм җырлары үзенчәлекле, моңлы көй агышы, ритм, үтә дә бай һәм матур гармониясе белән аерылып тора, ди музыка белгечләре. «А любовь-то лебедем», «Кояшларың белән кил син миңа» җырларын солист Алинә Шәрипҗанова оркестрга кушылып башкарды. Яшь җырчы Динар Шәрәфетдинов чыгышын да залдагылар алкышларга күмде.
Икенче бүлектә Фасил Әхмәтов әсәрләре яңгырады. Аның иҗаты татар музыка сәнгатенең жанр, стилистик һәм эстетик ориентирларын шактый баеткан. Ул төрле жанрларда иҗат итеп, татар музыкасы сәнгатенә зур өлешен кертә. Композиторның әсәрләре татар музыка сәнгатенең образлы дөньясын һәм яңгырашын баета. Фестивальдә аның “Казан симфониясе” яңгырады. Бу әсәр 1976 елда язылган. Композитор аны Казан шәһәренә багышлый. Бу музыкаль әсәрдә шәһәрнең мең еллык тарихы битләре җанлана кебек. Симфониянең өч өлешендә драматик, лирик-фәлсәфи һәм халык-жанр образлары гәүдәләндерелгән. Бу масштаблы һәм катлаулы музыкаль әсәр концерт сәхнәләрендә сирәк яңгырый.
Исегезгә төшереп узабыз, фестиваль 5, 8, 12 февраль көннәрендә уза. Быелгы проект Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
Фото: проект матбугат хезмәте
Комментарийлар