Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар телендә балалар пьесалары конкурсы башланачак

Казан мэриясе татар телендә балалар пьесалары конкурсын башларга планлаштыра.

Эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итүенчә, Казан мэриясе татар телендә балалар пьесалары конкурсын башларга планлаштыра. Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак, ә иң яхшы эшләр махсус җыентыкка керәчәк һәм театр коллективларына тәкъдим ителәчәк.

Шәһәр Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бүген мәктәп укучылары бөтенләй башка дөньяда үсә.

«Хәзер балалар һәм оныклар караган нәрсәләр кайбер ата-аналарны да аптырашта калдыра. Балачак – шәхеснең холкы формалашу чоры да. Бала театрда, телевизорда һәм гаджетларда күргән беренче китаплар, мультфильмнар, спектакльләр, роликлар – болар барысы да балаларыбызның шәхесен формалаштыруга йогынты ясый. Без моңа читтән карарга тиеш түгел, ә балаларны тәрбияләүдә катнашырга тиешбез», – дип сөйләде ул. 

Оештыручылар сөйләвенчә, хәзер конкурсның нигезләмәсе эшләнеп бетә һәм тиздән гаризалар кабул итә башлаячаклар. Аның сүзләренчә, татар телендә заманча балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына кытлыкны күп кенә милли театрлар һәм яшьләр, балалар театр студияләре, шул исәптән «Апуш» та тойган.

Фото: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ