Татарстан БДИ-2024 нәтиҗәләре буенча төп бишлеккә эләкте
2024 елда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды.
Бу мәгълүматлар белән ТАСС уртаклаша. Анализлар түбәндәге бишлекне ачыклаган: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан һәм Санкт-Петербург.
Рейтинг төзү өчен критерийларның берсе булып өч БДИ предметын 300 баллга тапшырган чыгарылыш укучылары саны исәпкә алынган. Әйтик, Мәскәүдә алар 14 кеше, Мәскәү өлкәсендә – дүрт, Татарстанда, Санкт-Петербургта, Төмән, Тула һәм Түбән Новгород өлкәләрендә – икешәр.
Россия буенча 200 балл җыючы укучылар быел 587 булган. Алар 68 төбәктә яши. Татарстанда алар 21 укучы булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Комментарийлар