Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бирелде

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте

Ул аныклап узганча, бюджет урыннары күләмнәре һәм структурасы төбәкләрнең кадрлар ихтыяҗларын фаразлаудан чыгып формалаша.

Һадиуллин сүзләренчә, бюджет урыннарының 70%ка якынын Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ алган.

Кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. 41 югары уку йорты абитуриентлар кабул итә, шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты.

 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ