Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан халкын нинди җәйге бәйрәмнәр көтә?

Татарстан халыклары ассамблеясы каршында эшләп килүче Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре өчен җәй – аеруча тыгыз вакыт,  дип әйтсәк, һич артыру булмас. Әйе, шулай. Тик болар – күңелле мәшәкать...

Татарстан халыклары ассамблеясы каршында эшләп килүче Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре өчен җәй – аеруча тыгыз вакыт,  дип әйтсәк, һич артыру булмас.

  • Әйе, шулай. Тик болар – күңелле мәшәкатьләр. Әлбәттә, җәйне бөтенебез дә көтеп алабыз, җылы, матур көннәрдә ял итәргә яратабыз. Әле шунысы да бар: гадәттә яз ахырында, җәй башында ел дәвамында эшләнгән эшләргә, укуда, хезмәттә ирешелгәннәргә йомгак ясала, аеруча тырышлар, булдыклылар, уңганнар ачыклана, – дип, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов соңгы вакыттагы чараларны искә төшерде, алда торганнарын барлады.


    Аның сөйләвеннән аңлашылганча, хәзерге вакытта ассамблея, Дуслык йорты Идел буе халыкларының язгы-җәйге бәйрәм мәшәкатьләре белән яши. Әйтик, 28 май көнне Лаеш районының Никольское авылында рус халкының “Каравон” бәйрәме, 4 июнь көнне Әгерҗе районының Кадрәк авылында “Семык” мари мәдәнияте бәйрәме уздырылды. Гомумән, язгы бәйрәмнәр төрки халыкларның ֪– Нәүрүз, праваслау динен тотучыларның Май чабу бәйрәмнәре белән башланды дияргә була. 21 май көнне  Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүдә дә катнаштык без.
 Бу атна азагында авылларда һәм район үзәкләрендә татар халкының иң зур бәйрәме Сабантуй үткәрелә. Анда, әлбәттә, безнең иҗат коллективлары да чыгыш ясаячак. Алга таба мордваларның – “Валда Шинясь» , удмуртларның “Гырон быдтон”, славян халыкларының – “Иван Купала” бәйрәме уздырылачак, чувашларның – “Уяв” бәйрәме,  татар керәшеннәренең “Питрау” бәйрәме булачак.
Мәгълүм ки, Дуслык йорты базасында күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшләп килә. Россиядә мондый мәктәп башка юк дип әйтәләр. Әлеге мәктәпнең 18 милли бүлеге бар. Шулай ук анда вокал һәм хореография бүлекләре эшләп килә. Май ахырында шушы милли бүлекләр ахыргы, йомгаклау дәресләрен уздырды, һәрберсе хисабын тапшырды. Вокал, хореография бүлекләре хисап концертларын куйды. Әлеге юнәлешләрдә җәмгысы биш йөзләп бала шөгыльләнә.
Иртәгә, 8 июнь көнне, кичке алтыда “Сәйдәш” иҗат үзәгендә алтын мәктәп студиясенең дә хисап концерты булачак. Шулай ук биш йөз баланы берләштерүче хореография хәрәкәте бу. Ул да Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килә, аерым мәктәп булып санала.
Халыклар дуслыгы йортының “Без бергә!” дигән чарасы да бар әле. Бу чара кысаларында иҗат коллективлары республикабызның төрле районнарына бара, күпмилләтле концерт программасы тәкъдим итә.
Рәшит Минһаҗ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ