Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны башланды

Татарстан мәктәпләрендә 6 июльдән 1 сыйныфка балаларны яздыруның икенче дулкыны старт алды, ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Икенче дулкын теләсә кайсы мәктәпкә эләгергә теләүчеләр өчен, теркәлү һәм яшәү урыны буенча түгел. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку йортында буш урыннар калса, мәктәпкә баланы теркәү урыны буенча булмаса да кабул итәләр.

Беренче этап буенча кабул ителгәннән соң мәктәптә буш урыннар калганмы-юкмы икәнлеге турындагы мәгълүматны белем бирү учреждениеләре 5 июльгә кадәр бастырып чыгарырга тиеш иде.

Гаризаны теләсә кайсы мәктәпкә бирергә мөмкин, прописка урынына һәм ташламалар булуга карамастан. Беренче сыйныфка 6,5 яшьтән кечерәк булмаган һәм 8 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган балаларны кабул итәләр.

Кабул итү турындагы карар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә кабул ителергә тиеш. Бу хакта хәбәр "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетка, шулай ук укырга кабул итү турындагы гаризада күрсәтелгән почта яки электрон адреска киләчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ