Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан педагоглары Ләйлә Гарифҗанова һәм Эльвира Солтанова «Туган тел һәм әдәбият укытучысы–2024» Бөтенроссия конкурсында топ-15 иң яхшылар исемлегенә керделәр

Казанда «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы — 2024» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабының беренче туры тәмамланды.

19 сентябрь Казанның «Адымнар» гимназиясендә сынауларның беренче туры нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 15 лауреат — педагог исемнәре игълан ителде.

Соңгы өч көн дәвамында педагоглар жюри әгъзаларына үзләренең методик техникаларын күрсәтте һәм сайланган укучылар төркеме өчен ачык дәресләр үткәрде.

Беренче турны ябу тантанасында катнашучыларны Россия Мәгариф министрлыгының дәүләт гомуми белем бирү сәясәте һәм мәктәпкәчә белем бирүне үстерү департаменты директоры урынбасары Анна Тимофеева сәламләде.

Аерым игътибарга лаек мәгълүмат: конкурс лауреатлары арасында Казанның 19 нчы гимназиясенең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова да бар.

Шулай ук туган телдә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы тәрбиячеләр арасында конкурс номинациясе лауреатлары да билгеле булды. Казанның 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова Россиянең иң яхшы 15 тәрбиячесенең берсе булды.

Бүген лауреатларның икенче тур сынаулары башланды. Алар класс сәгатьләре үткәрәчәк һәм Зур жюри әгъзаларына үзләренең мастер-классларын күрсәтәчәк. 

Җиңүче һәм призерларны бүләкләү тантанасы иртәгә, 21 сентябрь, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында РФ мәгариф министры Сергей Кварцов катнашында узачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ