Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Театр әһелләре берлеге театр темасын яктыртучы иң яхшы журналистларны билгеләде

Җиңүчеләрне ТР Театр әһелләре берлегенең традицион бәйрәмендә – Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Иске яңа елны каршылаганда Берлек рәисе Фәрит Бикчәнтәев бүләкләгән.

Татарстан Театр әһелләре берлеге театр темасын яктыртучы иң яхшы журналистларны билгеләде. Татарстанның театр өлкәсен яктыртучы журналистлар өчен ТР Театр әһелләре берлеге тарафыннан гамәлгә куйган республика конкурсына нәтиҗәләр ясалган.

Тәҗрибәле журналистлар номинациясендә Люция Хәбибуллина, Дмитрий Пивоваров, Ольга Стрельникова, яшь иҗатчылардан Лилия Газизуллина җиңгән.

Җиңүчеләрне ТР Театр әһелләре берлегенең традицион бәйрәмендә – Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Иске яңа елны каршылаганда Берлек рәисе Фәрит Бикчәнтәев бүләкләгән.

Театр әһелләре берлегенең рәсми сайтында билгеләп үтелгәнчә, җиңүчеләр экспертларның яшерен тавыш бирү юлы белән сайланган.

Конкурс Татарстанда театр тармагын популярлаштыру, мәдәният өлкәсендә журналистика үсеше, массакүләм мәгълүмат чараларының театр турында язучы күренекле, шулай ук, яшь вәкилләрен бүләкләү һәм мотивацияләүгә юнәлтелгән, диелгән хәбәрдә.

  • Ольга Стрельникова «Республика Татарстан» газетасында эшли, Дмитрий Пивоваров «Эфир» телеканалы журналисты, Люция Хәбибуллина лаеклы ялга кадәр «Шәһри Казан» газетасында эшләде.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ