Татарстан укучылары арасында информатика иң популяр предмет булган
Бу елны Татарстан Республикасы буенча ОГЭ тапшырганда иң популяр предмет буларак информатика сайланган.
Аны 19 меңнән артык укучы тапшырган дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.
«Сан буенча да, катнашучыларның гомуми өлеше буенча да информатика абсолют лидер булды. Шулай ук география алда бара, биология һәм туган тел үз позицияләрен яхшыртты. Һәм монда без тагын бер кат табигый фәннәр буенча катнашучылар санын арттыру бурычын ассызыклыйбыз. Бу һәр муниципалитет өчен актуаль», – диде министр.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Комментарийлар