Татарстанда 300 скаут җыелды
Югары Ослан районында урнашкан «Җәй» республика үзәгенең «Дзержинец» аланында «Зур ил уеннары» фестивале узды.
Чарада Россиянең 11 төбәгеннән 300 яшүсмер һәм аларның укытучылары катнашты. Фестиваль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Ул ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.
Чара программасы кунакларны тантаналы каршылау, татар чәе белән сыйлау һәм «караван-сарай» палаткалы шәһәрчек территориясе буенча экскурсияләр белән башланып китте. Һәр команда үз төбәгенең иң яхшы мәдәни традицияләрен тәкъдим итте: милли уеннар, җырлар һәм биюләр күрсәтелде. Балалар һәм өлкәннәр өчен һөнәрчелек, кул эшләре һәм кулинария буенча мастер-класслар оештырылды.
Комментарийлар