Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Әлмәт укучысы БДИда өч йөз балл җыйды

Соңгы өч елда беренче тапкыр Татарстанда өч йөз балл алучы укучы барлыкка килде. Бу Князева Анастасия, Әлмәт шәһәренең 20 нче мәктәбен тәмамлаган

Ул рус теле, әдәбияты, инглиз теле буенча БДИда максималь балл алды.

Тарих, биология һәм чит телләр буенча имтиханда Татарстан Республикасында 100 баллы нәтиҗәләр саны 338 гә җиткән: тарихтан 1 укучы (2023 елда - 2), 4 чыгарылыш сыйныф укучысы – биология буенча (2023 елда - 5), 34 укучы инглиз теле буенча (2023 елда - 9).

Ә 200 балл ияләре – 18.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Татарстан югары уку йортларына 22 меңнән артык бюджет урыны бирелде

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте

Ул аныклап узганча, бюджет урыннары күләмнәре һәм структурасы төбәкләрнең кадрлар ихтыяҗларын фаразлаудан чыгып формалаша.

Һадиуллин сүзләренчә, бюджет урыннарының 70%ка якынын Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ алган.

Кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт алды. 41 югары уку йорты абитуриентлар кабул итә, шул исәптән 28 дәүләт югары уку йорты.

 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ