Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда авыр атлетика буенча бөтенроссия турниры уза

Яшел Үзәндә 8-9 декабрьдә “Маяк” спорт комплексында олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия турниры үткәрелә. Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә ТР спорт...

Яшел Үзәндә 8-9 декабрьдә “Маяк” спорт комплексында олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия турниры үткәрелә. Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә ТР спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин хәбәр итте


 «Чаралар бездә инде 49 нчы мәртәбә уздырыла. Россиянең 14 төбәгеннән 200 спортчы килә. Мисал өчен, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы, Сахалин, Башкортстан һәм Удмуртия республикалары спортчылары чыгыш ясый», – диде Раиф Вафин.


 Спикер билгеләп үткәнчә, киләсе елга ярышлар халыкара дәрәҗәдә уздырырга планлаштырыла, моның өчен республикада барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.


Ачылу тантанасы 8 декарбь көнне 13:00 сәгатьтә "Маяк" спорт комплексы территориясендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ