Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Казан парклары исе белән шәмнәр барлыкка киләчәк

Татарстанда паркларның исләре белән шәмнәр барлыкка киләчәк. Республика халкы исләр багышланачак иҗтимагый киңлекләрне үзләре сайлый ала, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты.Социаль че...

Татарстанда паркларның исләре белән шәмнәр барлыкка киләчәк. Республика халкы исләр багышланачак иҗтимагый киңлекләрне үзләре сайлый ала, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләрен үстерү институты.
Социаль челтәрләрдә иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирергә мөмкин. Сайлап алу өчен 6 парк тәкъдим ителгән: Горький исемендәге парк, Горки-Әмәт урманы, «Черек күл» паркы, Кабан күле яр буе, Салават Күпере микрорайонындагы парк, «Ак чәчәкләр» бульвары.
Өч парк сайланганнан соң, шәм ясаучы хуш исләр сайлый башлаячак. Аннары Казан паркларында берничә бушлай мастер-класс узачак.
Яңа проектны «Татарстан парклары» ширкәте һәм урбанист, архитектор, ТР шәһәрләрен үстерү институтының архитекторлар төркеме җитәкчесе Вероника Ямилова башлап җибәргән.
«Шәһәрләрне бөтенләй башка юллар белән өйрәнеп була һәм кирәк тә. Хәзерге вакытта мин исләр аша өйрәнүгә тукталырга булдым. Һәр шәһәрнең үз исе бар.  Альфакторлы урбанистика белән шөгыльләнү – әзер минем максатым», – ди Вероника Ямилова.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ